news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәдиф Гаташ: Татар теленең киләчәге өчен борчылып яшим

Татар теленең киләчәге бармы? Ни өчен тугандаш халыклар арасында сәяси-мәдәни бәхәсләр чыга һәм бүгенге татар эстрадасы нигә «такмакка» калган? Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ белән иҗат, милләт язмышы, Тукай белән Җәлилнең бүгенге көндәге урыны һәм рухи кыйммәтләрне саклап калу юллары турында сөйләштек.

Рәдиф Гаташ: Татар теленең киләчәге өчен борчылып яшим
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали, дизайн - Аделина Шәрипова.
  • Казан – бөтен татарны үзенә тартып торучы рухи үзәк. «Казандашлар» проекты башкалада гына түгел, ә бер казанда кайнап, гасырлар буена тупланган мәдәни хәзинәләрне баетып яшәгән күренекле шәхесләргә багышлана. Аларны уртак кыйммәтләр һәм уй-хыяллар берләштерә. «Казандашлар»ның чираттагы кунагы – мәхәббәт шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ.

«Яшьтән үк романтик идем!»

– Рәдиф абый, Сезнең иҗатта «сусау» образы еш очрый: «Мәңгелек сусау», «Гөлләр су сорый». Бүген күңелегез нәрсәгә сусый?

– «Мәңгелек сусау» китабым 2005 елда кабаттан бастырылды. Шушы һәм «Газәлләр» дигән тагын бер бәләкәй китап өчен Тукай премиясен алдым. Ә сусау үзеннән-үзе килеп чыккандыр дип уйлыйм. «Гөлләр су сорый» дигән исемне бик яраттым, ул бөтен кешегә ошады. Шул китап чыккан елны Мәскәүдә бөтен Советлар Союзыннан яшьләр килде, бер кыргыз шагыйрәсе бик яратты бу исемне, үзенең китабына да шул исемне куйган. Шулай итеп, бу китап бик бәхетле язмышлы булды. 4,5 тираж басылып чыкты һәм, ике атна дигәндә, таралып та бетте. Ярый үземә алып кала алдым. Хәзер 1 мең тиражны чыгарып булмый, алучы юк.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бер карасаң, кечкенә генә китап инде бу, диярсең. Ә бит ул вакытта китап чыгару бик авыр иде. 1966 елның мартында китабым басылып чыкканнан соң, мине һәм Равил Фәйзуллинны Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр. Шул елны ук СССР Язучылар берлеге әгъзасы булдык. Беренче китапны чыгарганга, Язучылар берлегенә кергәнгә 60 ел булган!

Әдәбият мәйданына романтик шагыйрь буларак аяк бастым. Романтик шагыйрь очрашуларга, яңа хисләргә, яңа тәэсирләргә, мәхәббәтнең үзенә сусап яши. Шул теманы дәвам итеп, яшәү белән мәңгелек сусау булырга тиеш дип саныйм. Тәхәллүсем дә – Гаташ. Гаташ – гарәп теленнән сусау дигән мәгънәне аңлата. Төрек теленнән «аташ» - ут дигәнне аңлата. Менә шуңа күрә бу псевдонимны үземнең холкыма, характерыма карата алганмын булып чыга.

Фото: Рәдиф Гаташның шәхси архивыннан

– Сез әдәбиятка «алтмышынчы еллар» - «җепшеклек» чорында килгәнсез. Ул чорда күпләр социаль темаларга язганда, сез романтизмны, нечкә лириканы сайлагансыз. Бу аңлы рәвештә сайланган юлмы, әллә күңел халәте шундый идеме?

– Шигырьне сайлап алып, юк тукта әле, утырып языйм әле дип, яисә мәхәббәт темасына язам дип язмыйсың. Мин яшьтән үк романтик идем, кешеләргә ышанучан, гашыйк булучан да булдым. Шуңа күрә үзем нәкъ үзем булганмындыр дип уйлыйм. Дәртләндереп, рухландырып торучылар дигәндә, димәк, гүзәл кызларның да карашлары, уңай җаваплары, аңлаулары кирәк. Ничек башлаганмын, шулай дәвам итәм.

Мин, мәсәлән, әле узган ел гына «Сиксән яшьтән соң: сөюнамә» дигән китап чыгардым.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

– Бик оригиналь!

– Чөнки төрки халыкларда электән үк мәхәббәтнамәләр булган. Алар да - 70, 80 яшьтән узгач, ягъни өлкән яшьтә мәхәббәт шигырьләре иҗат иткәннәр. Өлкән яшьтә син инде тормышны үзләштергән, аңлаган, тәҗрибәләр туплаган, белем алган буласың. Сәгъди, Хафиз, Рудаки һ.б. шулай язганнар.

Мин дә 80 яшьтән соң «Сөюнамә» дип яздым. Ул газәл жанры. Газәл - сөю сүзе дигәнне аңлата, ягъни мәхәббәт шигыре. Ул безгә гарәпләрдән, фарсылардан кергән. XII-XIII гасырлардан башлап безнең татар төрки халыкларында да булган. Азәрбайҗанда Низами, Нәвои, үзебезнең Алтын Урда шагыйрьләреннән Әл-Харәзми, Сәйф Сараи һ.б. иҗат иткәннәр. Аларның әсәрләрен безнең борынгы бабаларыбыз (хәтта Дәрдемәнд, Тукайлар да!) мәдрәсәләрдә укыганнар. Хәлфәләр, имамнар, муллалар берничә тел белгән. Шулкадәр тел белгәч, ни өчен әлеге әсәрләрне тәрҗемә итмәгәннәр икән, дип уйлый идем. Алар әсәрләрне төп нөсхәдә - оригиналда укыганнар, тәрҗемә итәргә кирәк булмаган. Шуларга ияреп, төрки-татар телендә шигырьләр язганнар. Шуларның иң осталарыннан Нәсими, Нәвоилар иҗат иткән.

Безнең татарлардан Шәмсетдин Зәки дигән шагыйрь булган. Аның күзләре күрмәгән. Сукыр булуына карамастан бер-ике мәртәбә хаҗга барган. Балалар укыткан, бөтен эшне эшли белгән, сәгатьләр төзәткән. Искиткеч мәхәббәт лирикасын - газәлләр язган. Суфи булгач, суфи – Аллаһка мәхәббәт... Шул турыда язган. Аны дәвам итүчеләр тормыш, яшәүгә багышлап язган. Әйтик, Габделҗаббар Кандалый шундый булган. Габдулла Тукай, Шәехзадә Бабич, Дәрдемәнд, Акмулла шигырьләрендә газәл жанрында язылган матур-матур мисаллар бар.

Революциядән соң ул бетеп, тынып тора. Совет чорында шигърияттә яңа формалар сорала: Хәсән Туфан, Һади Такташ да яңа формалар эзли. Бары тик Нәкый Исәнбәт иҗатында гына газәл жанры күренеп ала. Шәехзадә Бабичтан соң газәл жанрында иҗат итү туктала. Тәрҗемә иткәндә яңадан кайтарыла. Дөресен әйтергә кирәк, татар халкының үзенең гаруз шигырь системасы бар

Бәләкәй чактан ук Ләйлә-Мәҗнүннәрне укыганда, андагы газәлләр көчле тәэсир итә иде. Газәл дип, мисаллары белән сөйли идем, яшь чакта тәҗрибәләр булды. Ләкин соңрак 50 яшьләрдән соң ныграк газәлдә иҗат итә башладым. Аннан соң газәл җыентыклары, китаплары чыкты.

Фото: Рәдиф Гаташның шәхси архивыннан

«Мәхәббәт белән яшәсәң, мәхәббәт турында язып була»

– Рәдиф абый, бик кызык булып китте, 80 яшьтән соң мәхәббәт турында язып буламыни ул?

– Әгәр мәхәббәт белән яшәсәң, мәхәббәт турында язып була. Мин аны укучыга да аңлатам:

Күр: «Сиксән яшьтән соң Сөюнамә» бу!

Гаҗәпләнәсеңме: «Нәрсә, нәмә бу?!

Мәхәббәтнамәләр булды шигырьдә.

Шуңа тәкълидме? Юк, үзгә, яңа бу!

Борынгыдан мәгълүм газәл шаһлары,

Гарәп, фарсы, төркидән - җиһанда бу.

Өйрәнеп бит шулардан - үрнәк алып,

Үзе дә мәйданга чыккан бәндә бу!

Гашыйклар яза газәл! Сиксәннән соң

Бер диванлык көч, дәрт каян миндә - бу?!

Милләт кызына, Гаташ, бурычлы син.

Дәлил моңа «Сөюнамә»ң - менә бу! (Укучыга бер сүз, «Сиксән яшьтән соң сөюнамә» китабыннан)

Менә шул милләт кызы, татар кызы! Синең шикелле гүзәлләр була инде (елмая).

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Хатыным 7 ел урын өстендә, бердәнбер малаебыз 2005 елда үлде»

– «Хатын-кыз ул - табышмак», диләр. Сезнең шигырьләрдәге хатын-кыз образлары - алар реаль кешеләрме, әллә уйлап чыгарылган идеалмы? Тормыш иптәшегез Римма ханым сезнең бу «шигырь образларына» ничек карый? Көнләшү булдымы, акланырга туры килгән чаклар булдымы?

– Ул Үзбәкстанда, Сәмәркандта укыган. Аннан Мәскәүдә - аспирантурада. Мин аның белән танышкан вакытта татар телен белми иде. Гомумән, алар нәселендә шигырь белән кызыксынучылар юк. Бер дустым: «Нәрсә язды, кемгә язды дип, хатыным көнләшә иде», - ди торган иде. Шуңа күрә ул курка-курка гына язды. Ә мин андый нәрсәләр турында уйланмадым да. Чөнки шигырь ул - ирекле әйбер. Аннан соң шигырьдә язганнарның барысын да тормышта булган дип кабул итәргә кирәкми. Шигырьнең үзенең очышы бар, үзаллы яши ул.

Кемгә яздың, кем турында яздың, дигән сүз беркайчан да булмады. Хатыным бик горур кеше, фәннәр кандидаты. Бу мәсьәләдә бәхәсләр чыкмады. Хатыным 71 яшенә кадәр укытты да, кош гриппы белән авырып, температурасы төшмичә, башы бик каты авыртып, хәтерен югалтты. Альцгеймер авыруы (деменциянең бер төре) дигән диагноз куйдылар. 12 ел булды, инде 7 ел урын өстендә ята, бичаракаем. Тормыш менә шундый сынау җибәрде. «Китсен», - дигән уйның килгәне юк, болай да бердәнбер малаебыз 2005 елда үлде. Шул хәлләр хатынга тәэсир иткәндер инде. «Удар» булды.

Тормышның сынаулары була. Шушы хәлләрдән соң да мәхәббәт шигырьләре язгач, димәк, кешенең мөмкинлекләр чикләнми, дим.

– Рәдиф абый, ничек итеп тормыш сынаулары алдында коелып калмыйча, көчле булып кала алдыгыз?

– Мин дә аптырыйм. Аллаһы Тәгалә сыный-сыный безне чыныктыргандыр. Аннан соң, шушы югалтулар, авырлыклардан соң юанычны шигырь белән басасың, күңел төшенкенлеген шуның белән җиңәсең. Үземнең идеалларым, яраткан кешеләрем, хыялларым бар.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

– Оныкларыгыз белән аралашасызмы?

– Хәзер сирәгрәк күрешәбез, чөнки еракта яшиләр. Ике оныгым бар, берсенә - 24 яшь, Берлин университетында укый, икенчесенә - 33 яшь, Тимур исемле, IT-белгеч.

«Үзе язып азапланып, булдыра алмаган кешеләр тәнкыйтьли»

– Тәнкыйтьчеләр кайвакыт иҗат кешеләрен «тормыштан, реаль проблемалардан ерак торуда» гаепли ала. Иҗатчылар үз дөньясында яши, күңелләрендә мәхәббәт, диләр. Сезнең мондый сүзләргә җавабыгыз нинди?

– Тәнкыйтьчеләр беркайчан да шагыйрьләрне аңламаган һәм аңлый алмый. Ул икесе ике полюста калачак. Тәнкыйтьче гаеп эзли, ә ул яшәү дигән олуг хисне, шагыйрьнең идеалын аңларга теләми. Күбесенчә шагыйрь булып та, үзе язып азапланып, булдыра алмаган кешеләр тәнкыйтьли. «Мин дә булдырам!» - дип, шигырь язып карыйлар. Ул аларның төп ялгышы. Шигырьне аңлап, яратып була, ләкин үзең шулай яза алмаска мөмкинсең, чөнки Ходай тарафыннан бирелмәгән. Шуңа күрә каршылык гел чыгып тора.

Фоат Галимуллин, Рәдиф Гаташ, Рабит Батулла

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Шагыйрьләр тәнкыйтьчеләрдән көлә. Тәнкыйтьчеләр җай чыккан саен безне «чеметергә» тырыша. Элек Язучылар берлеге отчет бирә иде, шигърият турында докладлар сөйли, һәммәсе безне өйрәтә иде. Партия җыелышларындагы кебек, дер калдырып утыра идек. Хәзер андый күренешләр бетте, үпкәләп, дошман булып калырбыз дип, бер-берсен тәнкыйтьләргә куркалар. Дошманлашу да, башкасы да була. Кайвакытта үзеңне аңлаган тәнкыйтьчеләр була.

Шигырьне яраткан кешең аңласа бигрәк тә канәгать каласың, чөнки син язган вакытта тиңләп, әллә нинди сүзләр табасың. Укучы синең шигырьне аңламаска мөмкин, яисә коры факт белән генә «минем турында язганнар», - дип мактана ала, ә үзе шигырьдә нәрсә турында сүз барганын аңламаска мөмкин. Бөтен кеше дә нечкә тоелмаучы була алмый бит.

Шигърияттә күпме илаһият, / Шагыйрь яры булса – шагыйрә, дип инанган чаклар да булды. Әле ул чакта, чынлап та, шагыйрәләр санаулы гына иде, күңел аларның килүен көтә, яшьлек ашкынуларын аңлатыр өчен шигырьдә дә гүзәл заттан тугры дус, яр, суфи шагыйрьләр эзләгән «шәмс» (кояш) сурәте тансык иде шул.

Мин һәрвакытта да иң баштан илаһилаштырып башлыйм, чөнки үзеңне тыюлыксыз рәвештә гашыйк булган буласың, ул хис җаныңны биләп ала. Һәм, Аллаһка шөкер, мин татар кызы образына бик рәхмәтле, чөнки шушы яшьтә дә берөзлексез язам. Быел язган шигырьләрем «Мәйдан» журналында басылып чыкты.

– Бертуктаусыз язып торасыз икән...

– Гел-гел язып булмый ул!

Фото: Рәдиф Гаташның шәхси архивыннан

«Тугызынчы дистәдә яшәп, илһамчы эзләү гаҗәп инде!»

– Ул вакытта каләмдәшләрегез-чордашларыгыз - Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалимнар белән иҗади бәхәсләр була идеме?

– Һәрвакыт була иде. Равил ирекле шигырьләр язды. Үзенең артыннан безне дә ияртә язды. Традицион формаларны, жанрларны белгән кеше буларак, шактый маташтым. Моның өчен тәнкыйть тә булды. Ләкин башлаганда бергә буласың, шуннан юллар аерыла. Ренат Харис һәрвакыт түрә булды, аңа җиңел бирелә. Үзе дә бик белемле, интеллектуаль кеше, күңелләргә ярый белеп, тиешлесен генә яза. Алай дисәң, «Өч үбешү» дигән эротик поэма да язып атты.

Нәҗибә Сафина, Рәдиф Гаташ, Ренат Харис
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалим - барысы да әйбәт кешеләр иде, китеп бардылар. Барыбер яшьлек хатирәләре кадерле. Бергә-бергә ярлар сөясең, төрле очрашулар, шигырь кичәләре безне - шагыйрьләрне, рәссамнарны, композиторлар, җырчыларны - берләштерде. Аларның йогынтысы көчле булды.

Гәрәй Рәхим, Рәдиф Гаташ

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Аннан соң, безнең үкчәгә басып дигәндәй, Разил Вәлиев, Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Роберт Миңнуллиннар килде. Остазларыбыздан, мәсәлән, Хәсән Туфан безнең эзләнүләрне хупламады. Минем турында да: «Үзен табып җитмәгән, эзләнә», - диде, аннан соң тәнкыйть итеп чыкты. Сибгат ага Хәким андый түгел иде, ул бик түзем булды. Төрле чаклар булды. Мөдәррисләр, Зөлфәтләр Такташ традицияләрен дәвам итте, аларны берсүзсез яраттылар.

Ниндидер бер закончалык бар дип уйлыйм: бездән соң килгән шагыйрьләр буыны озак яшәмәде. Разилләр буыны 60-70 яшьтә китте. Безнең буын 80 яшьне узып китте. Элек шагыйрьләр кыска гомерле була, дип әйтә идек, Тукай да, Такташ та кыска гомерле булгач... Аннан, күпме язучы-шагыйрь Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Хәзер исә тугызынчы дистәдә яшәп, илһамчы эзләү гаҗәп инде! Үземә дә ышанмыйча утырам: ә бернинди үзгәреш юк - хис тә шулай, күңел дә матурлыкны күргәндә шулай ук очына. Һәрхәлдә, минем турыда шигырь язма дип әйтүче юк, героиня булырга ризалыклары бар.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

– Рәдиф абый, сөйләшү барышында Татарстанның халык шагыйре Разил абый Вәлиевны да искә алдык. Сез баҗайлар да бит әле. Узган ел аның каберендә һәйкәл ачылды. Зиннәтле таш куюга ничек карыйсыз?

– Разил тыйнак кеше иде. Һәйкәл-таш кую - гаилә карары. Бер караганда, бик үзенчәлекле булды. Фирганә яки Һиндстан якларындагы ханнарның каберләре кебек. Урлап китмәсләр, ватмаслар дип уйлыйм.

– «Казан утлары»нда шигърият бүлеген 36 ел җитәкләгәнсез. Хәзер журналны кулга алгач, иң беренче итеп кайсы битен ачып карыйсыз? Бүген шигърият бүлегендә чыккан әсәрләр сезне канәгатьләндерәме?

– Шигърият өчен бу бик бәхетле заман. Безнең заманда... Мин - әдәби редактор, шигырьләрне сайлап ала идем, миннән соң редколлегия әгъзалары, башкалар, тагын 40 кеше җыелышта шул шигырьләрне тикшерә, аннан баш редактор сайлап алынган шигырьләрне үзе карый, үткәрергәме-юкмы икәнлеген хәл итә. Шигырьләр «Казан утлары»нда басылып чыкканчы бик зур кыенлыклар аша үтә иде. Шуңа карамастан, Зөлфәт һәм башка ул вакытта яшь шагыйрьләрнең шигырьләрен күреп, аралап, күреп, табып үткәрә алдым.

Бүген «Казан утлары»нда чыккан шигырьләрне күрәм - Фәнил Гыйләҗев бик мул бирә. Юмарт егет, дөрес юлдадыр дип уйлыйм, чөнки китап чыгарырга авыр. Әмма гонорар юк инде. Хәзер исә журналда шагыйрьләрне күбрәк күрсәтү мөмкинлеге бар. Шагыйрәләр күбәйде, бик шәп шагыйрәләр дип тә әйтер идем. Без эшләгән елларда алар санаулы гына булдылар, аларга юл да ачык, үзләре дә шәп язалар. Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллиналар бөтен дөньяга күрсәтерлек!

Луиза Янсуар белән

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Йортта кеше булмагач, бик күңелсез...»

– Сезнең туган авылыгызның исеме бик үзенчәлекле - «Марс». Сугыш чоры малайлары буларак, Сез ул вакытта галәм, йолдызлар турында хыяллана идегезме, сугыштан соңгы авыр еллар хыялга урын калдырмадымы?

– Авыл нинди генә булса да кеше хыялланмыйча калмый инде. Безнең авыл урман эчендә урнашкан, ул бик матур. Урманда үстек без. Җиләк-җимеше, үләне күп иде – ачлыктан саклап, шулар коткарды безне. Марс - яңа авыл, 1927-1928 елларда күршедәге Гомәр авылыннан - әткәй-әнкәйләрнең авылыннан күчеп килгәннәр. Элек алпавыт җирләр булган, революциядән соң шул җирләрне кисәкләп төрле авылларга биргәннәр. Шуннан яңа авылга яңа исем биргәннәр, кем кушкандыр аны?..

Безнең колхоз Горький колхозы иде. Аннан безнең колхозга күрше авыллар кереп беткән. Марс - колхозның үзәге иде. Сельсовет, медпункт, башлангыч мәктәп тә бар иде. Соңыннан, мин Казанга киткәч, башлангыч мәктәп күршедәге икенче зуррак авылга күчте. Хәзер инде берни дә юк анда. Кибет, медпункт калдырганнар. Күп кеше юк бит инде авылда хәзер, җәен кайтучылар бар. Авыл турында сөйләве авыр, сөйләп бетерерлек түгел.

4нче класстан күрше Сәет авылына - Карл Либкнехт исемендәге 7 еллык мәктәпкә укырга йөрдек. Аны тәмамлагач, 7 чакрым ераклыкта урнашкан Талбазы дигән авыл мәктәбенә йөреп укыдык.

3 ел элек авылга кайтып, чишмә тазартып, бәйрәм ясадым. Конференцияләрдә кызлар миңа күп итеп кулъяулыклар чигеп, бүләк итә, шуларны алып кайттым.

Йортта кеше булмагач, бик күңелсез.

«Ачлыгы да булды. Кием дә юк иде»

– Әтиегез фронтка китеп, кире әйләнеп кайтмаган. Аны бөтенләй хәтерләмисездер... Аның образын күңелегездә ничек тудырдыгыз?

– Юк, хәтерләмим. Мин 30 мартта туганмын, алты ай булганда әткәй августта сугышка киткән. Октябрьдә фронттан үлем хәбәре килгән. Әнкәйләр сөйләве буенча гына инде… Алар 4 туган булганнар. Сугышта минем әткәй үлгән, 3 бертуганы фронттан әйләнеп кайтканнар.

Без бик авыр үстек, авылның иң авыр вакытында үстек без. Ачлыгы да булды. Кием дә юк иде. Мәктәп бетергәч кенә костюм кидем: беренче костюмны беренче курста гына Уфада университетта стипендия акчасына сатып алдым.

Башкортлар белән мөнәсәбәт турында: «Безнең уртак проблемалар күп»

– Башкортстанда туып үскән кеше буларак, иҗатыгызда татар һәм башкорт дуслыгы темасы еш яңгырый. Бүген бу ике халык арасындагы мөнәсәбәтләргә, кайвакыт килеп чыккан сәяси-мәдәни бәхәсләргә (мәсәлән, җанисәптәге) карашыгыз нинди?

– Мин үскәндә милләтара бәхәсләр булмады. Совет заманы, башкорт дусларым арасында да талантлар күп иде. Уфада укыганда татар һәм рус төркемнәре иде. Параллель ярыша-ярыша укый идек, әле дә шул чордан дусларым бар. Шагыйрьләрдән, язучылардан дусларым күп булды. Үлеп беттеләр хәзер инде күбесе, яшьләр калды.. Хәзерге яшьләр бераз яңа тәрбия алган.

Алар электән үк татарлар белән бергә яшәгәннәр, мәдрәсәләр ачканнарын белергә теләмиләр, яңа тәрбиядә булгач... Һәр халыкта шундый күренеш бар. Ул яман чир кебек. Шәхсән минем белән бәхәсле хәлләрнең булганы юк. Узган ел, әйтүемчә, авылда чишмә яңартуында, Казандагылар: «Нигә син башкорт чишмәсе ачып, аңа исем бирдең?» - дип бәйләнделәр. Без аны төзекләндердек кенә. Икенчедән, чишмә урнашкан урын - «башкорт очы» дип йөртелә, чишмәсе дә шулай атала. Кешеләр шуңа барып җитте, янәсе, башкортларга дан салып, башкортларны яклап йөрим... Менә андый әйберләрне бер дә яратмыйм.

Ике тугандаш халык арасында шундый чуалышлар булуы бик тә күңелсез. Безнең уртак проблемалар, уртак мәсьәләләр күп. Дус булмаудан файдаланалар гына. Киләчәктә нәрсәләр булып бетәр?..

Син башкортмы, син татармы -

Анда түгел мәсьәлә.

Башкорттан да, татардан да

Урыс туа - вәт бәла!

Менә кайда мәсьәлә! - дип язган Әнгам Атнабаев.

Болай карасаң, туганнар арасында һәрвакыт тартыш-сугыш булган. «Брат братның көтү көткәненә рад...» - диләр бит. Мондый күренешләр миңа авыр тәэсир итә, чөнки мин башкорт халкын бик яратам. Башкорт гүзәлләре дә бик матур. Башкорт кызы татар әдәбиятына гаҗәеп бер матурлык иясе булып кереп калган. Галимҗан Ибраһимовның «Башкорт кызы Гөлбикә» дигән әсәре бар. Татар сылуын да бу кадәр мактау юктыр хәтта.

«Татар теленең киләчәге өчен борчылып яшим»

– Бүген татар теле, татар мәктәпләрендәге вазгыять катлаулы. Әйтик, 50 елдан шигърият укырлык татар кешесе калырмы? Сезнең пессимизм көчлерәкме, оптимизммы?

– Белмим, бу мәсьәләне бик авыр кабул итәм. Йөрәгем әрни. Дөресен әйткәндә, татар теленең саклау юлларын күрмим. Татар теленең киләчәге өчен борчылып яшим. Элек җиңел булмаган, Совет чорында, мәсәлән, Казанда бер татар мәктәбе булган заман бар иде. Бәлки мәчетләр белән бергә күтәрелеш булыр дип уйлыйм мин... Тынычлык юк. Вазгыять тә катлаулы. Бәлки шулар фонында уңай якка үзгәрешләр булыр, өметсезлеккә бирелергә ярамый.

Тукай кабере янында

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Китап укучылар хәзер чынлап та бик азаеп китте. Язучылары да әйбәт, талантлы яшьләр күп. Араларында хатын-кызлар булуы бик гаҗәп. Лилия, Луиза, Йолдызлар буыны интеллектуаль, мәктәптә чакта ук канат җәеп үсеп җиткәннәр. Шуңа аптырыйм: шулкадәр талантлар тугач, алар нишләргә тиеш микән? Халыкның авызы, күзе томаланган микәнни? Тукай әйтмешли, «халык сүнгән, йоклаган». Тукай 100 ел элек шулай язган! Без дә, берзаман, уянган, алга киткән шикелле булдык. «Туган тел» дигән асыл нигъмәтнең кадерен белмәгәч, нәрсә була инде... «Халкым, халкым», - дип Мөдәррисләр белән халыкны мактап яздык, әмма алай гына түгел шул ул.

Тукай, Җәлил, Фатих Кәрим, Равилләр, Ренат Харислар бар... Иң кызганычы шул: киләчәктә аларны укып белмәсләр микәнни? Аларның нигезе җимерелгәч, Җәлилләрнең үлемнәре акланмас. Хәзер мәйданнарга чыгып үз-үземне яндырам дисәң дә әйләнеп карамыйлар. Депутатлар арасыннан Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиевлар актив иде, трибунадан сөйли иделәр. Хәзер алар да юк.

Минем уйлавымча, үз телебездә сөйләшүдән, үз өебездә яшәүдән аларга бер дә зыян булмас иде, чөнки безнең кебек Россия өчен җан атып көрәшүче халык юк. Хәзерге вазгыятьтән дә бу ачыктан-ачык күренә. Безнең йөзебез ак. Диссидентлар чорында да каршы фикер белән яшәмәделәр. Тәрбия дә зур роль уйнагандыр. Инкыйлаблар булганда да иң актив большевиклар - мулла кызлары - хатын-кызлар булганнар. Гаҗәп бит ул! Безнең халык аңлап бетермәслек батыр халык. Бәлки, тагын уянып китәргә насыйп булыр.

Җәлилчеләрне искә алу көнендә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

...Бүгенге көндә халык таш яуса да, кар яуса да такмаклар тыңларга татар эстрадасы концертларына йөри. Ул сүзләрнең мәгънәсе юк. Грамотасы булган кеше моны аңларга тиеш. Әле шунда танылган җырчылар, кош тоткандай, хит башкарам дип, мактаналар. Алар җырның кайдан чыкканын белмиләр микәнни соң? Әллә нинди шоулар - Сабантуйлар ясап яталар бит. Карыйм-карыйм да, шаккатып утырам. Ә бит халыкның моңын Илһам Шакировлар кебек җиткерә белүче җырчыларыбыз булды. Алар профессиональ - уку йортларында укыган җырчылар иде. Операда да, эстрадада да шулай иде.

Бер караганда, бу бит татарча, дибез. Бер файдасы бардыр дип уйлап куясың. Халык йөри бит. Ләкин наданнар тәрбияләү ул кадәр мактаулы эш димәс идем.

«Халыкның рухи күтәрелеше булыр, уянырлар дип уйлыйм»

– Быел Габдулла Тукайның - 140, Муса Җәлилнең 120 еллыгы. Әлеге ике бөек шәхес Сезнең өчен беренче чиратта кем?

– Бренд дип әйтәләрме, халыкның йөзек кашы... дигән сүз дә керде бит. Үләр алдыннан Туфан Миңнуллин: «Тукай - безнең дәүләтебез», - дип әйтте. Мин дә шул фикердә. Әмма дә ләкин Тукайны, Җәлилне укырга кирәк! Ә хәзер белмичә исемен генә идоллаштыру бара. Бөтен Россия буенча һәйкәлләр куела. Бер караганда, нинди бәхет! Читтә яшәүче халык русча сөйләшә бит. Әле ярый, мәктәпләрдә укытучылар Тукайның шигырьләрен өйрәтә. Бөтендөнья татар конгрессы әйбәт эш башкара. Бәлки, халыкның рухи күтәрелеше булыр, уянырлар дип уйлыйм. Бигрәк тә хәзерге заманда Мусаларның батырлыгы яңа яктан ачыла бара. 11 татар кешесенең империя судында хөкем ителеп, башлары киселгән, үзләре Ватан өчен үлгәннәр! Бу бик зур нәрсә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Мактанырлык әйберләребез дә, трагик - фаҗигале күренешләребез дә бар. Шагыйрьгә һәрвакыт үзенең миссиясе турында уйланырлык җирлек бар. Җиңел генә җырлар язган кебек, җиңел генә язучылар да күбәйде бит, аларны тыеп булмый. Алар да яшәсен, туган телдә иҗат итсеннәр, дибез. Бер караганда милләтләрнең үсеше вакытта шигырь культурасы булган, аны бөтен кеше яза белгән. Сөйгәненә дә язган ул. Ләкин югары шигърияткә ирешкән чын поэзияне пропагандаларга, аерып күрсәтергә, поэтикасын, матурлыгын, фәнен өйрәтергә кирәк.

– Шигырьләрегез тәрҗемә ителеп тә чыга. Рус телле укучы башка телгә тәрҗемә ителгән шигырьләрегезнең тәмен, асылын тулысынча тоя, аңлый ала микән? Тәрҗемә ителгән шигырьләрегезгә шундук уңай бәя бирәсезме, яисә төзәттергән, үзгәрттергән чаклар да буламы? Кайсы телгә тәрҗемә сезнең күңелгә аеруча ятты?

– Яшь чакта элегрәк язган шигырьләрем рус теленә тәрҗемә ителде. Мәскәүдә ике китап тәрҗемә ителде. Әйбәт тәрҗемә дип әйтә алмыйм. Казандагы тәрҗемәчеләрдән Николай Беляев, Роза Кожевниковалар тәрҗемә итте. Газәлләр китабы чыккач, аны русчага тәрҗемә итеп чыгару турында да уйлый башладым. Борис Вайнер, Галина Булатовалар бик яхшы тәрҗемә итәләр. Тәрҗемә итү процессы бара, тәрҗемә итеп бетергәннәрен көтәм. Шуннан китап тулаем әзер була. Сүзгә-сүз - подстрочниклар белән бергә чыгарачакмын.

«Дөньяның матур урыннарын күреп калырга кирәк»

– Рәдиф абый, Сез хәзер вакытыгызны Васильевода үткәрәсез дип беләм. Табигать кочагында яшәү иҗатка илһам бирәме, әллә бу күбрәк шәһәр шау-шуыннан качумы?

– Юк, күбрәк түгел. Кышын кар күп яугач, барырга вакыт булмады. Ярый күрше күз-колак: өйгә һәм мунчага таба юллар ясап куя. Болай гына керәм димә. Күршем әйбәт булды: эшләп, карап тора. Җәен җиләк-җимешләр өлгергәндә, чәчәкләр чәчәк атканда, чүп утарга кирәк булганда барып йөрим. Көзен дә Васильевога барырга яратам. Болай - фатирда торабыз.

Табигать кочагы бөтен кешегә бирә инде ул илһамны. Дөньяның матур урыннарын күреп калырга кирәк.

– Ә сәяхәт итәргә яратасызмы?

– Яшь чакта безне бик җибәрмиләр иде, катгый тикшерә иделәр... Язучылар төркеме белән Франциядә булдым. Хатыным белән Англиягә бардык. Испаниягә Равил Фәйзуллин, Мәскәү язучылары белән бардык. 15ләп язучы, хатыннарыбыз белән бергәләп, Төркиягә бардык. Шуннан соң ерак җирләргә барганым булмады.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

  • Рәдиф Гаташ (Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин) 1941 елның 30 мартында Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Марс авылында игенче гаиләсендә туа. 1959 елда төбәктәге Талбазы авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Уфа шәһәренә барып, Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлегенә укырга керә.
  • Анда ике ел укыгач, Казанга күчеп, белем алуын Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дәвам иттерә. 1964 елда университетны тәмамлап, ике елга якын Татарстанның Мөслим төбәгендәге Уразмәт дигән авылның урта мәктәбендә татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы булып эшли. Аннан, янә Казанга килеп, әүвәл Татарстан китап нәшриятында редактор (1966-1967, 1969-1971), соңрак «Ялкын» журналында бүлек редакторы (1973-1974) вазифаларын башкара. 1967-1969 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. 1975 елдан башлап ул – «Казан утлары» журналы редакциясендә поэзия бүлеге мөхәррире хезмәтендә.
  • Рәдиф Гаташ – узган гасырның алтмышынчы еллары башында татар шигърияте мәйданына үзенчәлекле шигъри аһәңе белән чыккан талантлы шагыйрьләрнең берсе. Аның 1966 елда басылган «Гөлләр су сорыйлар» исемле беренче шигъри җыентыгы ук әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Китап турында Х.Туфан, С.Хәким, Ф.Хөсни кебек тәҗрибәле, олы әдипләр уңай фикерләрен язып чыгалар. Яшь шагыйрьнең нәүбәттәге «Кояшлы утраулар» (1967), «Диңгез эзлим» (1968), «Юл җырлары» (1969) исемле шигырь китаплары да әдәби тәнкыйть тарафыннан хуплап каршы алына.
  • «Европада татар шагыйрьләре», «Англия дәфтәре», «Гомер уртасыннан хатлар» кебек шигъри цикллар, «Тел ачкычлары» (1973), «Ирләр булыйк» (1978), «Чакыру» (1980), «Китмә, хыял» (1986) кебек җыентыкларда урын алган күп кенә шигырьләр шагыйрь иҗатындагы тематик офыкларның киңлеген ачык күрсәтеп торалар.
  • Рәдиф Гаташ – татар шигъриятендә борынгы Шәрекъ поэзиясе традицияләрен, аерым алганда газәл һәм робагый жанрларын иҗади дәвам иттерүче бүгенге шагыйрьләрдән иң алдынгысы һәм күренеклесе. Бу жанрларда ул аеруча туксанынчы еллар иҗатында зур уңышларга ирешә. 1997 елда аның бу төр шигырьләрен эченә алган «Бу – сиңа кылган догам» исемле күләмле җыентыгы басылып чыга. Аннары аерым робагый һәм газәл китаплары дөнья күрә.
  • Аның аерым шигырь цикллары төрек, инглиз, казакъ, әзәрбайҗан, латыш, литва һәм башка телләргә тәрҗемә ителә. Рус теленә тәрҗемәдә аның ике китабы һәм башкортча тәрҗемәдә сайланма шигырьләре, поэмалары тупланган «Хистәрем бурандары» (Уфа, 1998) исемле күләмле җыентыгы дөнья күрә. Ул үзе дә дөнья халыклары әдәбиятыннан, аерым алганда төрек классик әдәбияты шагыйрьләре иҗатыннан шактый гына шигъри тәрҗемәләре белән укучыларга мәгълүм. Шулай ук аның шигърият мәгънәләренә багышланган күпсанлы мәкаләләре дә китап булып басыла.
  • Рәдиф Гаташ җәмәгать эше тәртибендә 12 ел буена (1977-1989) Татарстан Язучылар берлегенең шагыйрьләр секциясенә җитәкчелек итә. Ул – Татарстан Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе (2005), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1982) һәм атказанган сәнгать эшлеклесе (2001). 2001 елда дөнья күргән «Газәлләр», 2005 елда басылып чыккан «Мәңгелек сусау» китаплары өчен 2008 елда ул Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
  • Рәдиф Гаташ – 1966 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
news_right_1
news_right_2
news_bot