news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәдиф Гаташ «Сүзләр, йөзләр, эзләр» турында: Мондый китапны күргәнем юк иде

Рәдиф Гаташ «Сүзләр, йөзләр, эзләр» турында: Мондый китапны күргәнем юк иде
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, язучы, драматург, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Халисә Мөдәррисованың яңа китабы нәшер ителде. Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ та «Сүзләр, йөзләр, эзләр» китабы турында фикерен белдерде.

«Мондый китапны күргәнем юк иде әле. Бу сайланма әсәрләр дә, томлык та түгел. Бик матур тәэсир калдыра торган басма. Халисә Мөдәррисованың драматургиясе дә зур резонанслы булды. Аның пьесасы ике республика театрында да сәхнәләштерелде. Автор ике төбәк әдәбияты багланышларын дәвам итүдә дә зур һәм лаеклы роль уйный. Халисә Мөдәррисова иҗатының уңышын милли мотивлардан, тормышчан итеп язуыннан күрәм. Каләмдәшебезне котлыйм. Мондый китаплар тагын нәшер ителсә иде, бу безнең әдәби аренада нык басып торуыбызны күрсәтә һәм исбатлый», – дип бәяләде Халисә Мөдәррисова иҗатын Рәдиф Гаташ.

Шулай ук «Казан утлары» журналында эшләүче күренекле язучы һәм шагыйрь Рафис Корбан да яңа басма чыгу уңаеннан үз фикерен җиткерде.

«Халисә Мөдәррисованың бик күп җырлап торган шигырьләрен беләбез. Аның прозасы да бик яхшы, уңышлы килеп чыгуын күрәбез. Халисә белән без күптәнге дуслар», – диде ул.

  • Халисә Сәгыйть кызы Мөдәррисова (Янгирова) 1953 елның 25 апрелендә Башкортстанның Ишембай шәһәрендә туа. 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
news_right_1
news_right_2
news_bot