news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәдиф Гаташ: Фатих Кәрим мәңгелек маяк булып калачак

Рәдиф Гаташ: Фатих Кәрим мәңгелек маяк булып калачак
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ «Татар-информ»га фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең иҗаты турында фикерләре белән уртаклашты.

«Бөек Ватан сугышы темасы барыбызга да газиз. Мин үзем дә Бөек Ватан сугышы чоры баласы – 1941 елда туганмын. Фатих Кәрим шигырьләрен укып үстек. Фатих Кәрим шәхес буларак та чын каһарман булган. Гаҗәеп, халыкчан шигырьләр язган. Ул мәңгелек маяк булып калачак», – диде ул.

Аның әйтүенчә, Фатих Кәрим сугыш чоры поэзиясендә искиткеч халыклаша. «Сугыш чорында аның шигырьләрендә миллилек көчле була: Фатих Кәрим туган телнең яшәешенә ышана. Шуның белән ул бүгенге көндә дә яши, кадерле мирас булып тора. «Озын сүзнең кыскасы шул: Күп яшәргә теләсәң, Үлем турында уйлама, Илең турында уйла, Илең турында уйласаң, Гомерең озын була». Нинди гади сүзләр! Ничә буын кешенең горурлыгы ул. Бу сүзләрендә татар халкының холкы чагылыш тапкан», – диде Рәдиф Гаташ.

Ул Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримне дә искә алды.

«Ул Бөек Ватан сугышы елларында «Ватан намусы өчен» татар газетасында, соңрак «Совет сугышчысы» газетасының татар редакциясендә махсус хәбәрче булып эшли. Ике шагыйрьнең ике язмышы: Фатих Кәрим Бөек Ватан сугышында башын сала, Мостай Кәрим яраланып, газета редакцияләрендә эшли. Ул татар әдәбиятының бик якын дусты иде. Үзенең чыгышлары, мәкаләләре, интервьюларында Мостай ага һәрвакыт татар шагыйрьләренең батырлыгын, взвод командиры Фатих Кәрим, Сибгат Хәким турында әйтә, яза иде», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100