news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәдиф Җамалетдинов: Милли юнәлешләргә укырга керүчеләрнең БДИ баллары түбәнрәк

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры фикеренчә, «Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада», «Илһам» яшь иҗатчылар конкурсының университет катнашыннан башка узуы институтның акыллы һәм сәләтле балаларны җәлеп итү мөмкинлеген кыскан.

Рәдиф Җамалетдинов: Милли юнәлешләргә укырга керүчеләрнең БДИ баллары түбәнрәк
Рәдиф Җамалетдинов
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов милли юнәлешләргә укырга керүчеләрнең бердәм дәүләт имтиханы баллары башка юнәлешкә керүчеләрнекеннән түбәнрәк булуын әйтте.

Милли юнәлешне татар телендә белем бирүче кадрлар әзерләү, дип аңларга кирәк. «Милли юнәлешләргә укырга керергә теләүчеләр саны артуга бармый. Укырга кергәннәренең дә бердәм дәүләт имтиханы баллары башка юнәлешкә керүчеләрнекеннән түбәнрәк», – диде Рәдиф Җамалетдинов 20 октябрьдә Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында.

Рәдиф Җамалетдинов фикеренчә, «Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада», «Илһам» яшь иҗатчылар конкурсларының университет катнашыннан башка узуы институтның акыллы һәм сәләтле балаларны җәлеп итү мөмкинлеген кыскан. Үз заманында бу ике зур чара университет базасында уздырыла торган булган. Институт директоры балалар һәм яшьләр өчен «Милли хәзинә» дип исемләнгән россиякүләм конкурс-фестиваль оештырырга теләвен әйтте һәм бу эштә комиссиядән ярдәм сорады.

«Милли хәзинә» фестиваль кысаларында тел, әдәбият, тәрҗемә, мәдәният һәм сәнгать, җыр-бию, театр, нәфис сүз, журналистика, әдәби иҗат кебек юнәлешләр буенча бәйгеләр уздыру күздә тотыла», – диде Рәдиф Җамалетдинов.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар теле һәм әдәбияты укытучылары, фәннәрне ике һәм өч телдә укыту өчен педагоглар әзерли. Институтта шулай ук милли массакүләм мәгълүмат чаралары системасында эшләү өчен татар телле һәм ике телле кадрларны әзерләү буенча берничә программа гамәлгә ашырыла.

Комиссия утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да педагоглар әзерләүдә, аларны мәктәпкә җәлеп итүдә проблемалар барын белдерде. Республикадагы югары һәм урта һөнәри белем бирүче уку йортлары ел саен 4 мең педагог укытып чыгарып та, быел мәктәпләргә 2 мең укытучы җитмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100