news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министр: Уку йортлары ел саен 4 мең педагог әзерли, ә мәктәпләргә 2 мең укытучы җитми

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, педагоглар әзерләүдә дисбаланс барлыкка килгән.

Министр: Уку йортлары ел саен 4 мең педагог әзерли, ә мәктәпләргә 2 мең укытучы җитми
Илсур Һадиуллин
Салават Камалетдинов

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республикадагы югары һәм урта һөнәри белем бирүче уку йортлары ел саен 4 мең педагог укытып чыгарып та, мәктәпләргә 2 мең укытучы җитмәгәнен белдерде.

«Татарстан вузларында педагогика юнәлеше буенча 16 меңнән артык студент укый. Ел саен бакалавр һәм магистр программаларын 3 мең кеше тәмамлый, шуларның яртысы - көндезге уку бүлеген. Бюджетта укыганнарның 55 проценты, ә максатчан программа нигезендә кергәннәрнең 90 проценты мәктәпкә эшкә бара. Көллиятләрдән ел саен 1 мең педагогик белгеч чыга. Шуларның 85 проценты һөнәре буенча эшкә урнаша», – диде Илсур Һадиуллин Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында.

Ел саен 4 мең яшь кадр әзерләнсә дә, Татарстан мәктәпләре агымдагы уку елын 2 мең укытучыга мохтаҗлык белән башлаган. Яшь белгечләрнең бер өлеше мәктәпкә бармавы – бер мәсьәлә булса, уку йортларының мәктәпләр өчен ихтыяҗ зур булган фәннәрдән укытучыларны аз әзерләве – тагын да катлаулырак мәсьәлә. Министр сүзләренчә, педагоглар әзерләүдә дисбаланс барлыкка килгән. Быел иң зур кытлык математика һәм физика укытучыларына булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100