news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рабит Батулла: Разил Вәлиевка һәйкәл күптән салынган инде – аның иҗатында

Рабит Батулла: Разил Вәлиевка һәйкәл күптән салынган инде – аның иҗатында
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанның «Курган» зират комплексында Татарстанның халык шагыйре, язучы һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевка һәйкәл ачылуда әдәби интеллигенция вәкилләре дә чыгыш ясады. Татарстанның халык язучысы, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла, мәрхүм әдип мирасының әһәмиятен ассызыклап үтте.

«Хөрмәтле Алия ханым, балалары, баҗайлары, туганнары! Бүгенге көндә олуг шәхес, драматург, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев каберендә басып торабыз. Урыны җәннәттә, гүре нурлы булсын. Матур һәйкәл ясагансыз. Рәхмәт рәссамга, гаиләсенә. Ләкин, Разил Вәлиевка һәйкәл күптән салынган инде – аның иҗатында. Аның иҗаты: проза, поэтикасы, публицистикасы һәм җәмәгать эшлеклесе буларак куйган хезмәтләре мәңгелеккә хәтерләребездә һәм беркайчан да онытмабыз», – дип белдерде халык язучысы.

Алга таба Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин да, ил башкаласы Мәскәүдәге ватандашлар исеменнән фикерләрен ирештерде.

«Менә ике ел инде безгә Разил абый җитми. Җитми ул безнең Мәскәүдәге якташларга, аның иҗатын яратучылар бик күп иде. Менә күптән түгел Алия апа һәм якыннары белән иҗат кичәсе оештырдык. Үзе фани дөньяда булмаса да, Разил абый безнең янәшәдә, залда кебек тоелды. Безнең белән бергә утырып, халыкка шигырьләрен укыгандай булды. Мәскәү өлкәсендә безнең бихисап якташларыбыз яши. Алар анда төрле елларда, төрле заманнарда киткәннәр, кемдер эшкә киткән, икенче берәүләр эшкә күчкән. Ә Разил абыйның шигырьләрен тыңлагач, күпләр туган якка кайтты, әти-әниләренең каберләренә кайттылар», – дип сөйләде җитәкче.

Чарада катнашучылар Разил Вәлиевның әсәрләрендә ватанпәрвәрлек, мәхәббәт һәм башка изге хисләр хөкем сөрүен дә билгеләде. Ул язган шигырьләрне тәрбияви, дип тә атадылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot