news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановның сөт бәяләре буенча Медведевка язган хатына җавап килгән

Россия хөкүмәте җитәкчесе сөткә бәйле вазгыять игътибар сорый, ди.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Президентының сөт бәяләре төшү буенча Россия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевка язган хатына җавап килгән. Билгеле булганча, Рөстәм Миңнеханов Сочида узган киңәшмәдә сөт мәсьәләсе буенча әзерләнгән хатны Дмитрий Медведевка тапшырырга вәгъдә иткән иде.

Татарстан авыл хуҗалыгы министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, кичә министрлыкка Рөстәм Миңнеханов язган хатка җавап килгән.

“Сөт мәсьәләсенә бәйле вазгыять игътибар сорый. Тәкъдимнәр әзерләгез”, – дип, Россия хөкүмәте рәисе үзенең урынбасары Аркадий Дворковичка әлеге мәсьәләне хәл итүне йөкләгән. Медведевның күрсәтмәсе 16 февраль көнне имзаланган.

Искәртеп үтик, 14 февраль көнне, Татарстан агросәнәгать тармагының киңәйтелгән утырышында, сөткә бәйле вазгыятьне хәл итүне сорап, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Президент аңа җавап итеп, “белешмә дә, язма мөрәҗәгать тә әзерләргә кирәк. Федераль үзәккә мөрәҗәгать итәрмен. Сочидагы конференция вакытында Дмитрий Медведев янына шәхсән үзем барачакмын. Бу мәсьәләне киңәшмәдә күтәрәчәкмен. Вәгъдә бирәм, бу юнәлештә эшләячәкмен", - дигән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100