news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов юл-транспорт өлкәсендәге өстенлекле проектларны атады

Иң мөһим проектларның берсе — «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Зур Казан боҗрасы төзү.

Рөстәм Миңнеханов юл-транспорт өлкәсендәге өстенлекле проектларны атады
Михаил Захаров

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юл-транспорт өлкәсендә өстенлекле проектларны атады. Бу хакта ул «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлегенең 32 нче конференциясендә сөйләде.

«Өстенлекле проектлар арасында — метрополитен төзүне дәвам итү, авыл торак пунктларын каты өслекле автомобиль юллары белән тоташтыру, фермер хуҗалыкларына һәм бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын ясау, Казанда тимер юл боҗрасын оештыру. Парклар, юл аша чыгу урыннарын һ.б. инфраструктур объектлар төзү», — диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган Зур Казан боҗрасы төзелешен мөһим проект дип атады. Ул Республикада транспорт инфраструктурасы үсешенең «зур игътибар зонасында» булуын әйтте.

Татарстан Президенты ун ел эчендә Татарстанда 2,5 мең чакрым төбәк юлларының һәм 50 күпернең төзелүен һәм төзекләндерелүен, 2,5 мең урамның ремонтланганын ассызыклады.

«Без республикада яшәүче һәр кешенең үзен имин тоюына омтылабыз. Бу максат белән „Имин шәһәр“ программасы кысаларында ике ел дәвамында урамнарда, ишегалларында һәм җәмәгать урыннанрында видеокүзәтү оештыру буенча эш тәмамланачак», — дип йомгаклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100