news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: «Бердәм Россия»гә, кандидатурамны хуплаган иҗтимагый оешмаларга рәхмәт

Рөстәм Миңнеханов үзенең программасының нигезендә 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисади үстерү стратегиясе ятуын әйтте.

Миңнеханов: «Бердәм Россия»гә, кандидатурамны хуплаган иҗтимагый оешмаларга рәхмәт
https://tatarstan.ru

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясенә, үз кандидатурасын Татарстан Президентына тәкъдим итүне хуплаган иҗтимагый оешмаларга һәм коллективларга рәхмәт әйтте. Бу турыда ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегенең 32 нче конференциясендә сөйләде. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

  • «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президентына кандидат итеп күрсәтте. Бу карар «Бердәм Россия» партиясенең 32нче конференциясендә күпчелек тавыш белән хупланды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов конференция делегатлары алдында чыгыш ясады. «Татарстан Президентын сайлаулар якынлаша, һәм мин „Бердәм Россия“ партиясенә, минем кандидатурамны хуплаган иҗтимагый оешмаларга һәм коллективларга рәхмәтлемен. Туган Татарстанымны үстерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр курсны дәвам итү — бу вазифамдагы эшчәнлегемне бәяләү һәм ышаныч буларак бәялим», — диде ул.

«Сайлауларда катнашырга хәл итүем безнең уртак эшебез нәтиҗәләренә һәм Россия Президенты Владимир Владимирович Путин ярдәменә нигезләнгән. Минем программа нигезендә 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисади үстерү стратегиясе ята», — ди Миңнеханов.

Бу, барыннан да элек, кешеләр турында кайгырту һәм кеше капиталын үстерү, яшәү өчен уңайлы мохит булдыру, үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр һәм шартлар тудыру, икътисад һәм эшкуарлыкны үстерү.

Татарстанның һәр кешесе үзен якланган итеп, иртәгесе көнгә ышаныч белән тоярга тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, өлкән буын вәкилләре аерым кайгыртучанлыкка мохтаҗ. Бу кешеләр зур тормыш тәҗрибәсенә ия һәм республика казанышларына зур өлеш керттеләр. Аларны эш белән тәэмин итүнең төрле формаларын, коммуникацияләрен хупларга, аларның тәҗрибәсен һәм потенциалын кулланырга, 2022 елга мохтаҗ булган барлык гражданнарны даими карау системасы белән тәэмин итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100