news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәм Россия» Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президентына кандидат итеп күрсәтте

Карар «Бердәм Россия» партиясенең Территориаль төбәк бүлегенең 32нче конференциясендә кабул ителде.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президентына кандидат итеп күрсәтте. Бу карар «Бердәм Россия» партиясенең 32нче конференциясендә күпчелек тавыш белән хупланды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов «танылган, эшлекле, актив». Парламент җитәкчесе аны Татарстанның 10 ел дәвамында уңышлы җитәкчелек итүче республиканың абруйлы лидеры, дип атады.

«Моңа кадәр ул үзен республика Хөкүмәте рәисе вазифасында нәтиҗәле күрсәтте. Аның инициативасы буенча һәм аның җитәкчелегендә гамәлгә ашырылган киңкүләмле программалар һәм проектлар Татарстан икътисадының уңышлары турында сөйли. Республика икътисадына сизелерлек инвестиция чаралары җәлеп ителде. Татарстан халыкара аренада таныла башлады. Дөнья күләмендәге эре чаралар уңышлы үткәрелде», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазифасына кандидат буларак беренчеләрдән булып Россия Президенты Владимир Путин хуплавын искәртте.

Икенче кандидатура — Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин аның республика Хөкүмәтендә 2010 елдан бирле эшләвен билгеләп үтте. «Юл төзелеше өлкәсендә федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруда актив катнаша. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын җитәкли», — диде ул.

Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конференциядә катнашучылар Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы өчен тавыш бирде.

Татарстан Президентын сайлаулар агымдагы елның 13 сентябренә билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100