Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе белән очрашты
Татарстан Президентының Эйити Хасэгава белән очрашуы “Татарстан-Япония” бизнес-форумы алдыннан узды.
(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эшлекле сәфәр барышында Канадзава шәһәрендә Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Kanazawa New Grand Hotel кунакханәсе конференция залында “Татарстан-Япония” бизнес-форумы алдыннан узды.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясе составында медицина юнәлешендә зур төркем булуын әйтте. Ул Казан федераль университетының Канадзава Университеты һәм “Рикен” физика-химия тикшеренүләр институты белән уңышлы хезмәттәшлек итүен җиткерде.
Татарстан Президенты Эйити Хасэгаваны яңадан безнең республикага килергә чакырды һәм Татарстан-Япония уртак проектлары үсешендә ярдәм итүенә ышанычы булуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз