news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Туган телне белмәгән татарлар да барыбер үзебезнекеләр

Татарстан Президенты милләттәшләргә татарлыгын таныту юлларын табарга кирәклеген әйтте.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татар телен белмәгән, өйрәнергә мөмкинлеге булмаган кешеләр бар. Ләкин үзләрен татар дип саный икән, читкә этәрергә ярамый, аларны үзебезнекеләр, татар халкы вәкилләре дип санарга тиешбез», — дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда узган Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында.

Президент әйтүенчә, милләттәшләргә туган тел һәм дин аркылы татарлыгын таныту юлларын табарга кирәк. «Татарстанда туган телнең, гореф-гадәтләрнең дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов белән эш алып барабыз, ә республикадан читтә бу эшләрне башкару унлата авыр», — диде ул.

«Быел эшебезнең нәтиҗәсе дә күренәчәк. Сентябрьдә Россиядә халык санын алу узгач, күрербез инде. Әлбәттә, татар халкы кимемәде. Үзебез бу эшне матур итеп оештырып, Россия Президенты сүзләренчә, һәр кеше үзенең кем икәнен әйтергә тиеш», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Президент җыенның пленар утырышында катнашучыларның чыгышын югары бәяләде. «Һәр чыгыш китап итеп язырлык. Сезне татар халкына үрнәк итеп күрсәтергә кирәк. Шундый кешеләр булганда милләтебез ныгыячак», — диде. 

«Кая гына барсак та, Россия өлкәләрендә, чит илләрдә дә татарлар белән очрашырга тырышабыз. Көчтән килгәнчә, китаплар, милли костюмнар белән ярдәм итеп, җирле җитәкчеләр белән очрашып, милләтне үстерү мәсьәләләрен күтәрергә тырышабыз. Сезнең кебек таянырдай егетләр һәм кызлар булмаса, бернәрсә дә эшли алмас идек», — диде Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100