news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов династияләр турында: Без барыбыз да әтигә ияреп йөреп үскән кешеләр

Татарстан Президенты Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уңаеннан үткәрелгән күргәзмәдә балалары белән катнашучыларны хуплады.

Рөстәм Миңнеханов династияләр турында: Без барыбыз да әтигә ияреп йөреп үскән кешеләр
tatarstan.ru

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уңаеннан оештырылган күргәзмәгә уңай бәя бирде. Анда гаиләләре белән катнашучыларны да күреп: «Без барыбыз да әтиләргә ияреп йөреп үскән кешеләр», — диде ул.

«Күргәзмәне карап чыктык, эшмәкәрләр белән аралаштык. Гаилә белән килүчеләр бар, кемдер кечкенә малайларын алып килгән, шулай өйрәнәсең инде, без дә әтиләргә ияреп йөреп үскән кешеләр. Ә кыз бала әнисенә иярә. Балалар - безнең киләчәк. Шундый егетләр булганда гаилә эшен киләчәктә дәвам итәчәкләренә шик юк», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов балаларны тәрбияләүгә, мәктәпләр, балалар лагерьлары, мәчетләр эшчәнлеген үстерүгә игътибар итәргә кирәклекне әйтте. Җыенда фикер алышуларга нәтиҗә ясап, татар авылларын саклау өчен көчне кайда юнәлтү турында уйланырга өндәде. 

«Авыл - татар милләтенә генә түгел, бөтен милләтләр өчен дә мөһим. Авылда туган телне, бабаларыбыз динен, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклыйбыз», — диде Президент. Ул Россия өлкәләрендә гомер итүче татарлар өчен авыллар милли ихтыяҗларны канәгатьләндерү урыны булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100