news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Бүген беркемгә дә үзен татар дип әйтергә оят түгел

«Без сан ягыннан икенче халык. Кая карасаң да безнең татар шәхесләре бар», — дип белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов: Бүген беркемгә дә үзен татар дип әйтергә оят түгел
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты. «Бүген беркемгә дә үзен татар дип әйтергә оят түгел», — диде ул.

Президент системалы эш булмаса, бүген үзеңне саклап калу авыр булуын әйтте. «Без сан ягыннан икенче халык, бөтен көчне куярга тиешбез. Бүген беркемгә үзен татар дип әйтергә оят түгел. Кая карасаң да безнең татар шәхесләре бар», — дип белдерде.

«Сезне татар халкына үрнәк итеп күрсәтергә кирәк. Сез — милләтнең патриотлары. Шундый кешеләр булганда милләтебезнең киләчәге булуында шик юк. Кая гына барсак та, өлкәләрдә, чит илләрдә дә татарлар белән очрашырга тырышабыз», — диде Рөстәм Миңнеханов. 

Пленар утырышка кадәр Президент татар эшмәкәрләре җитештергән продукцияләр тәкъдим ителгән күргәзмәне дә карады.

Быел җыенга Россиянең 39 төбәгеннән 500дән артык делегат килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot