Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов театрларны республиканың көчле ягы дип атады
Татарстан Президенты Әтнә театрында Россиядә Театр елы ачылу тантанасында катнашты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рөстәм Миңнеханов Татарстан театрларын республиканың көчле ягы дип саный. Бу хакта ул бүген Россиядә Театр елы ачылу тантанасында әйтте. Тантана Россиядә бердәнбер авыл дәүләт театрында – Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында үтте.
Татарстан Президенты театрлар алдына зур бурычлар куеп: “Сез иң яхшылары булырга тиеш. Мин моны булдыра алуыгызга ышанам. Ә төзекләндерү-җиһазландыру мәсьәләләре безнең эш”, - диде.
Рөстәм Миңнеханов Чаллы театры бинасына реконструкция ясыйсы барлыгын да искәртеп үтте.
Татарстан Президенты театр әһелләренә рәхмәтләрен җиткереп: “Сез бик кирәк, сезсез безнең киләчәгебез юк”, - диде.
Әтнә театрындагы тантаналы кичәдә республика театрлары җитәкчеләре, режиссерлары һәм артистлары катнашты. Камал театры белән Әтнә театры тырышлыгы белән театраль-музыкаль кичә әзерләнгән иде. Тамашаның сценарий авторы – Илгиз Зәйниев, режиссеры – Радик Бариев.
Кичәдә Камал театрының “Зәңгәр шәл”, Әлмәт театрының “Качаклар”, Чаллы театрының “Ике хуҗаның хезмәтчесе” спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде. Курчак театрының музыкаль композициясе әзерләнгән иде. Ә “Дон Жуан” спектакле Камал һәм Качалов театрларында бару сәбәпле, аны ике театр артисты бергәләп уйнады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз