ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Рөстәм Миңнеханов Татарстан театрлары җитәкчеләренә һәм легендар артистларга рәхмәт әйтте

13 декабрь 2018, 14:01 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Татарстан театрлары җитәкчеләренә һәм легендар артистларга рәхмәт әйтте Александр Славутский һәм Ренат Таҗетдинов театр әһелләре исеменнән республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерә.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнәдә Театр елы ачылу тантасыннан соң очрашуда Татарстан дәүләт театрлары җитәкчеләренә һәм легендар артистларга рәхмәт әйтте. 

Очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов театр җәмәгатьчелегенә рәхмәтләрен җиткерә, театр елын бергәләп матур итеп үткәрәсенә ышанычын белдерә. Качалов рус драма театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский һәм Камал театры артисты Ренат Таҗетдинов республика җитәкчелегенә театр әһелләре исеменнән рәхмәт әйткән.

  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Театр елын бүген Әтнәдә ачты. Тантанада республика театрлары җитәкчеләре һәм артистлар катнашты.
  • Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры - Россиядә бердәнбер авыл дәүләт театры. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10