Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Тунис белән эшлекле элемтәләрне үстерүдә ярдәм итәргә әзер
Россия һәм Тунис арасында товар әйләнеше 4,5 миллион долларга якын тәшкил итә һәм ул эшлекле элемтәләрне үстерүгә бәйле рәвештә артырга мөмкин.
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан белән Тунис арасындагы товар әйләнеше ике республиканың реаль мөмкинлекләреннән түбәнрәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге илдәге эшлекле форум барышында шул хакта хәбәр итте. Бу турыда Татарстан Президенты сайты яза.
«Безнең илдә Татарстанда җитештерелгән продукция - «КАМАЗ» йөк автомобильләрен, «Ми-17» вертолетларын (һ.б.) яхшы беләләр. Кызганыч ки, Татарстан белән Тунис арасындагы товар әйләнеше бик югары түгел. Ул 4,5 миллион долларга якын тәшкил итә. Бу күрсәткеч булган мөмкинлекләргә туры килми. Уртак эшне көчәйтергә кирәк», - диде Миңнеханов.
Ул Татарстанның Россия – Тунис мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән Тунис белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирүен искәртте.

Тунис эшмәкәрләре алдында ясаган чыгышында, республика Президенты Татарстан делегациясе составына министрлык, ведомстволар, шулай ук республиканың зур предприятиеләре җитәкчеләре керүен билгеләп үтте. «Сәфәр барышында эшлекле даирәләр хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачар һәм уртак проектлар хакында килешүләр төзер дип өметләнәбез», - диде Миңнеханов.
Республика Президенты җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш сәфәре белән Туниста. Рөстәм Миңнеханов Тунисның сәүдә министры Омар Бехи белән очрашты, шуннан соң «Татарстан – Тунис» эшлекле форумында катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз