ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты һәм Тунис Премьер-министры хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк

15 октябрь 2018, 21:15 , Фото: архив

Татарстан Президенты һәм Тунис Премьер-министры хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Туниска килде.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Туниска килде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов сәфәр кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырачак. Шулай итеп, Татарстан Президенты Татарстан һәм Тунисның сәүдә-икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында Тунис Премьер-министры Юсеф Шахед, илнең сәүдә министры Омар Бехи, шулай ук туризм һәм кәсепчелек министры Сельма Эллуми Рекик белән фикер алышачак.

“Татарстан — Тунис” эшлекле форумында җирле эшмәкәрләргә Татарстанның икътисади һәм инвестиция потенциалы тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш Рөстәм Миңнеханов Тунис Республикасындагы кайбер тарихи урыннарда булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10