news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына: Татар булуыгыз белән горурланып яшәгез

Татарстан Президенты «Тәртип» радиосының туры эфирыннан халыкка теләкләрен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына: Татар булуыгыз белән горурланып яшәгез
tatarstan.ru

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тәртип» радиосы эфирында республика халкына республиканы хөрмәт итеп һәм «татар булуыбыз белән горурланып яшик» дигән теләкләрен яңгыратты.

«Татар булуыгыз белән горурланып, олыларга ихтирам күрсәтеп, балаларны яратып яшәгез. Республикабызны, Россия хөкүмәтен хөрмәтлик. Менә шундый юнәлештә яшәсәк, Татарстаныбыз гөрләп торыр. „Татарстанда яшәр идем!“ — дип хыялланган кешеләр күбрәк булсын иде», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов республика халкына исәнлек-саулык теләде. «Үзегезне саклагыз. Пандемиядән саклану өчен барлык шартлар бар: санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәсәгез яхшы булыр. Вакцина да кадатырга мөмкин», — диде Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100