news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Безнең радиоларда үрнәк кеше тормышы турында тапшырулар җитми

«Тәртип» радиосы эфирындагы чыгышында Татарстан Президенты дин һәм гаилә кануннары халыкны тәртипле булырга өйрәтүен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов: Безнең радиоларда үрнәк кеше тормышы турында тапшырулар җитми
tatarstan.ru

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүгенге көндә халык, тарих, тел турында тапшырулар аз.

«Халык, тарих турында сөйләүләр аз. Бу дәгъва „Тәртип“ радиосына кагылмый. Федераль каналларны ачсак, анда кеше үтерүләр турында хәбәрләр ишетергә туры килә. Безнең радиоларга күбрәк үрнәк кеше тормышын яктырту кирәк, гаиләне кадерләү, телебез, җиребез турында тапшырулар җитми», — диде ул «Тәртип» радиосының беренче туры эфирында.

Президент әйтүенчә, халыкны дин һәм гаилә кануннары тәртипле булырга өйрәтә. «Тәртипкә өйрәнгәч, тәртипле буласың», — диде ул.

«Тәртип» радиосында барысы да гади, тапшырулар үз телебездә тәкъдим ителә. Телисең икән, котлый аласың, хатлар юллый аласың. Бүгенге көндә бер-береңә кешечә мөнәсәбәт җитми», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Президент бүгенге көндә китап укучылар сирәгәюен, аудиокитаплар тыңлау мөмкинлеге барлыгын искәртте. «Шушы юнәлештә эшебезне алып бару — милләтебез өчен, телебезне, динебезне саклап калу өчен бик кадерле», — дип йомгаклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot