news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Тәртип» радиосы эфирында татарстанлыларны Җиңү көне белән котлады

Татарстан Президенты Җиңү көнен балаларга үрнәк күрсәтеп, олыларны ихтирам итеп үткәрергә кирәклеген әйтте.

Рөстәм Миңнеханов «Тәртип» радиосы эфирында татарстанлыларны Җиңү көне белән котлады
tatarstan.ru

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тәртип» радиосының беренче туры эфирында радио тыңлаучыларны Җиңү көне белән тәбрикләде.

«Олыларга, ветераннарыбызга ихтирам күрсәтеп, балаларга үрнәк булып, Җиңү көне бәйрәмен матур итеп бергәләшеп үткәрергә язсын. Барыгызга да исәнлек-саулык телим. Ул безнең өчен бик зур бәйрәм», — дип котлады Татарстан Президенты радионың яңа студиясендә.

Рөстәм Миңнеханов машинасында «Тәртип» һәм «Болгар» радиолары ешлыклары барлыгын әйтте. «Күбрәк „Тәртип“ радиосын тыңлыйм, чөнки ул хәзер мөстәкыйль канал. „Болгар“ радиосы да күңелгә ятышлы, ләкин „Тәртип“ якынрак», — диде ул.

«Үзебезнең телебездә рәхәтләнеп сөйләшергә мөмкинлегебез бар. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам», — дип сәламләде ул радио тыңлаучыларны.

Искәртеп үтик, узган ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика хөкүмәте ярдәме белән «Тәртип» тапшырулары FM ешлыкларда чыга башлады, тапшырулар редакциясе исә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте карамагына күчте.

Радионың миссиясе – милли моңнар һәм халык җырларын тыңлаучыларга җиткерү, туган телнең матурлыгын һәм байлыгын, татар халкының тарихын, милли традиция, гореф-гадәтләр, мәдәни һәм әдәби мирасын киләчәк буыннарга тапшыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100