news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерүдә сүлпән һәм алдынгы районнарны искәртте

«Сөт — төп керем чыганагы», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерүдә сүлпән һәм алдынгы районнарны искәртте
архив/Султан Исхаков

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерүдә сүлпән һәм алдынгы районнарга тукталды. Сөт җитештерү әһәмияте турында ул «Казан-Экспо» үзәгендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында сөйләде.

«Республика — илдә иң күп сөт җитештерүче төбәк. Сөт — төп керем чыганагы. Зур агросәнәгать предприятиеләре ит җитештерә, ләкин авыл хуҗалыгы формированиеләрнең төп өлеше бизнесында сөткә өстенлек бирә». — ди Президент.

Ул алдынгылардан Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба районнарын атады. Аларда тәүлегенә савылган сөт 200-300 тоннадан артык.

«Сөткә начар мөнәсәбәттә булганнарны да әйтми кала алмыйм. Менделеевскта 14 тонна, Чирмешәндә 17 тонна, Бөгелмәдә 17 тонна, Кама Тамагында 20 тонна. Хәзер 20 тоннаны бер алдынгы хуҗалык та җитештерә ала. Мин белмим: ул хуҗалыклар, анда яшәүчеләр үз бизнесларын ничек алып барырга җыена? Башка чыганак юк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул терлек баш санын арттыруга гына түгел, бер сыердан нәтиҗәлелеккә дә игътибар кирәклеген искәртте.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100