Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты: Ашламасыз җирнең нәтиҗәлелеге аз
Рөстәм Миңнеханов орлык материалы сыйфатына җитди игътибар кирәклеген дә әйтте.
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ашламасыз җирнең нәтиҗәлелеге аз. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан-Экспо» үзәгендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында язгы чәчү алдыннан җирләргә ашлама кертү мәсьәләсенә тукталды.
«Бу мәсьәләдә системалы эшләгән хуҗалыклар да бар. Тик бүген тупланган ашлама гектарына 25 тәэсирле матдә, бу әле бик аз. Бездәге ярдәм формалары белән бәйле сораулар хәл ителгән. Ләкин финанс схемаларын эзләргә кирәк. Ашламасыз җирнең нәтиҗәлелеге аз. Федераль лимитлар да чикле. Бәлки, өстәмә ресурслар формалаштырып булыр», — дип мөрәҗәгать итте Президент министр Марат Җәббаровка.
Рөстәм Миңнеханов, язгы кыр эшләрен кирәкле ресурслар белән тәэмин итәр өчен, банклар белән актив эшләргә кирәклеген әйтте. Шулай ук, предприятиеләрнең ярдәмен билгеләп узды. «Татнефть» компаниясе булышты, быел «Таиф» та ярдәм итәргә сүз бирде. Аванс белән аларга рәхмәт әйтик», — диде. Зал алкышлады.
Президент сыйфатлы орлыкчылыкка да игътибар юнәлтте. «Кондицион булмаган орлыклар чәчмәгәнгә 300 мең тонна ашлык югалтабыз. Орлык материалы сыйфатына җитди игътибар кирәк», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз