news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Путинга коронавирустан дәвалаучы табибларга түләү хакында сөйләде

Татарстанда коронавирус белән авыручы пациентларны дәвалау өчен 26 дәвалау оешмасында 2577 урын әзерләнгән.

Рөстәм Миңнеханов Путинга коронавирустан дәвалаучы табибларга түләү хакында сөйләде
http://kremlin.ru

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Татарстанда 6 меңнән артык медицина хезмәткәре Covid-19 коронавирусы белән авыручы пациентлар белән эшләгән өчен өстәмә түләүләр алды. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгы Владимир Путин белән видеоконференция режимында очрашуда хәбәр итте.

«Сезнең йөкләмә буенча, 6048 медицина хезмәткәре өстәмә түләүләр алды. Апрель өчен барлыгы 179 миллион сум түләнде. Бу карар өчен безнең медицина хезмәткәрләреннән рәхмәт сүзләрен белдерәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты республикада коронавирус белән авыручы пациентларны дәвалау өчен урыннар әзерләнгәнен әйтте.

«26 дәвалау оешмасында 2577 урын әзерләнгән. Бүген урыннарның 31 процентында авырулар бар. Медицина оешмалары җиһаз, дару һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген дәүләт башлыгы Владимир Путин белән видеоконференция режимында очрашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100