news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Миңнехановны республика җитәкчесе вазифасына яңа срокка тәкъдим итүне хуплый

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген дәүләт башлыгы Владимир Путин белән видеоконференция режимында очрашты.

Путин Миңнехановны республика җитәкчесе вазифасына яңа срокка тәкъдим итүне хуплый
http://kremlin.ru/

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Алексей Угаров). Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика җитәкчесе вазифасына яңа срокка сайлауда катнашуын хуплады. Татарстанда республика җитәкчесе сайлаулары 2020 елның көзендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак.

«Сезнең вәкаләтләрнең гамәлдән чыгуын беләм. Татарстан төп күрсәткечләр буенча федерациянең барлык субъектлары арасында лидер булып тора, бу чынлыкта да шулай. Боларның барысына да республика башлыгы вазифасында сезнең эшчәнлегегез нәтиҗәсендә ирешелде. Шуңа күрә, һичшиксез, сезне республика җитәкчесе вазифасына кандидат буларак киләсе срокка тәкъдим итүне хуплыйм», — диде Владимир Путин.

Россия Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстан Президенты вазифасында эшләгән чорлары өчен рәхмәт әйтте, республика җитәкчесе булып сайланган очракта, аңа киләсе эшчәнлек чорында уңышлар теләде.

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга ярдәме һәм ышанычы өчен рәхмәт белдерде. «Мин — сезнең команда әгъзасы, сез хуплаган очракта мин алга таба эшләргә әзер», — диде Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100