news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов митрополит Феофан вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Казан һәм Татарстан митрополиты кичә кич Казанда вафат булган.

Рөстәм Миңнеханов митрополит Феофан вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның вафатына бәйле рәвештә, кайгы уртаклашты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов, митрополитны лаеклы рәвештә соңгы юлга озату өчен, җирләүне оештыру буенча барлык эшләрне башкарырга йөкләмә бирде», — диде ул.

Митрополит Феофан 2020 елның 20 ноябрендә коронавирус инфекциясеннән вафат булды. Ул Митрополияне 2015 елның июленнән бирле җитәкли иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100