news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Мамадышта яңа ит комбинатын карады

Комбинат продукциясен республика территориясендә генә түгел, ә Россиянең башка төбәкләренә дә җибәрергә ниятли.

(Казан, 8 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Мамадышдагы "АПК Продовольственная программа" ҖЧҖнең яңа ит комбинатын күрсәттеләр. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Рөстәм Миңнеханов биредә урып-җыю кампаниясе барышын тикшерде. Сәфәрдә аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.

Басулар белән танышканнан соң, Президент Отарка авылында "АПК Продовольственная программа" ҖЧҖнең яңа ит эшкәртү комбинатын карады. Әлеге производство комплексы эре терлекне сәгатенә ун баш күләмендә эшкәртергә мөмкин. Биредә полуфабрикатлар да әзерлиләр.

Комбинат продукциясен республика территориясендә генә түгел, ә Россиянең башка төбәкләренә дә җибәрергә ниятли. Бүген 97 кеше эш урыны белән тәэмин ителгән. Оешма җитәкчелеге тагын 20 кешене эшкә алырга планлаштыра.  

news_right_1
news_right_2
news_bot