ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Мамадышта урып-җыю эшләре барышы белән танышты

8 август 2018, 14:17 , Фото: Александр Эшкинин/архив

Рөстәм Миңнеханов Мамадышта урып-җыю эшләре барышы белән танышты Мамадыш районында урып-җыю эшләре якындагы берничә көндә төгәлләнер дип көтелә.

(Казан, 8 август, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районында урып-җыю эшләре барышы белән танышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мамадышка сәфәрдә Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.

Мамадыш районында урак өстенә 28 июльдә төштеләр. Бүгенге көнгә 9,6 мең гектарда, ягъни мәйданнарның чирек өлешендә урып-җыю эшләре башкарылган. Барлыгы 30 мең тонна ашлык, шул исәптән 20 мең тонна уҗым бодае, 5 мең тонна чамасы уҗым арпасы җыелган. Урып-җыю эшләре якындагы берничә көндә төгәлләнер дип көтелә.

Мамадыш районында уңыш республикада иң яхшыларының берсе. Биредә гектардан 30 ц чамасы уңыш җыялар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10