news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Мартин Шула Казанда Motosurf WorldCup уздыру хакында фикерләште

MSR Engines компаниясе мотор сёрфларын эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә.

Рөстәм Миңнеханов һәм Мартин Шула Казанда Motosurf WorldCup уздыру хакында фикерләште
tatarstan.ru

(Казан, 5 март, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына эш сәфәре кысаларында MSR Engines (Чехия республикасы) компаниясе генераль директоры Мартин Шула белән Казанда Motosurf WorldCup буенча дөнья чемпионаты этабын уздыру мөмкинлеге турында сөйләште. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чемпионат этаплары Монако, Лондон, Прага, Петербург, Флорида, Мексика, Кытай һәм Кореяда үткәрелүе билгеләп үтелде. Ярышларда 50дән 80гә кадәр спортчы катнаша.

MSR Engines компаниясе мотор сёрфларын эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә. Компаниядә 100гә якын кеше эшли. Рөстәм Миңнеханов производствода булды, шулай ук компания продукциясе белән танышты.

Мартин Шула компания турында сөйләде. 2018 елда 1200 мотор сёрфы сатылган. Җитештерү башланганнан бирле барлыгы 5000 данәдән артык продукция сатылган. Сату бөтен дөнья буенча гамәлгә ашырыла. Иң күп товарны АКШ, Көнбатыш Европа (Франция, Италия), Россия, Австралия һәм Дубай ала. Якынча 5 процентын Чехиядә саталар.

Кулланыла торган двигательнең егәрлегенә карап, биредә дүрт типтагы сёрф җитешетерелә. Һәр моторлы сёрф 1250 компоненттан тора, аларның 98 проценты турыдан-туры компаниянең үзендә җитештерелә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100