ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов “Данафлекс” компаниясенең Европада беренче заводын ачуда катнашты

5 март 2019, 20:42 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов “Данафлекс” компаниясенең Европада беренче заводын ачуда катнашты Татарстан Президенты Россия һәм Чехия җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

(Казан, 5 март, “Татар-информ”).  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Чехиядә “Данафлекс” компаниясенең яңа заводын файдалануга тапшыру тантанасында катнашты. Бу - “Данафлекс” компаниясенең дүртенче заводы һәм Европада беренчесе. Татарстан Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Чехия җитәкчелегенә Татарстан-Чехия хезмәттәшлегенә ярдәме өчен рәхмәт әйтте. 

""Данафлекс” компаниясенең сыгылмалы төргәкләр җитештерү буенча яңа заводына турыдан-туры инвестицияләр күләме беренче этапта 40 млн евро тәшкил итә. Иң заманча җиһазлар булган яңа производство 180 эш урыны булдыра. "Данафлекс” компаниясенең инвестицион проекты региональ дәрәҗәдә Россия-Чехия хезмәттәшлеген киңәйтүгә яхшы өлеш кертә", - диде ул.

Визит в Чешскую Республику

Татарстан Президенты “Данафлекс” компаниясе Россия базарының 15 процентын алып торуын - төргәк материаллары җитештерүдә лидер булуын билгеләп үтте. "Яңа завод өчен чимал Татарстаннан алыначак", - диде.

Заводны ачу тантанасында шулай ук Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10