Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов "Коры җир гаскәрләре башлыгының истәлек билгесе"нә лаек булды
Истәлек билгесе “махсус шәхси казанышлар һәм Коры җир гаскәрләре үсешенә зур өлеш керткән өчен” тапшырылган.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка "Коры җир гаскәрләре башлыгының истәлек билгесе"н тапшырдылар.
Республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты бүләкне Казан югары команда (танк) училищесы башлыгы генерал-майор Кирилл Кулаков кулыннан кабул иткән. Тантана республика Хөкүмәт Йортында узган.
Истәлек билгесе “махсус шәхси казанышлар һәм Коры җир гаскәрләре үсешенә зур өлеш керткән өчен” тапшырылган.
Коры җир гаскәре башлыгының истәлек билгесе 2013 елда булдырылган. Ул хәрбиләргә, коры җир гаскәрендә хезмәт итүчеләргә, шулай ук Коры җир гаскәре үсешенә һәм хәрби хезмәттәлешлек өлкәсендә дәүләтара мөнәсбәтләргә зур өлеш керткән башка Россия Федерациясе гражданнарына һәм чит ил кешеләренә бирелә.
Мәгълүмат өчен. "Коры җир гаскәрләре башлыгының истәлек билгесе" белән бүген Танкистлар көне алдыннан Казан югары хәрби команда (танк) училищесында беренче курс курсантларының хәрби ант кабул итү тантанасында республика Премьер-министры Алексей Песошин да бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз