ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан һәм Әлмәт командалары “Республика” КВН лигасы финалына узды
Халыкара яшьләр фестивале Уфада уздырыла
23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары ата-аналарының хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел
Электрик, саксызлык аркасында, Лениногорск районын утсыз калдырган

Рәсми Татарстан, Фән һәм мәгариф

Песошин – булачак танкистларга: Һәркайсыгызга Ватанны саклау җаваплылыгы йөкләнә

9 сентябрь 2017, 14:57 , Фото: Ильнар Тухбатов

Песошин – булачак танкистларга: Һәркайсыгызга Ватанны саклау җаваплылыгы йөкләнә Казан югары хәрби команда (танк) училищесының беренче курс курсантлары хәрби ант бирде.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Бүген, гадәткә кергәнчә, Танкистлар көне алдыннан Казан югары хәрби команда (танк) училищесында беренче курс курсантларының хәрби ант кабул итү тантанасы узды. Антны 110 кеше кабатлады.

Татарстан Президенты һәм республика хөкүмәте исеменнән команда җитәкчелеген, училищеның профессор-укытучылар һәм шәхси составын республика Премьер-министры Алексей Песошин котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Казан танк училищесы тамырлары белән Александр II чорына барып тоташа торган бай тарихка ия.

"Сез элек яшәгән батырларның данлы традицияләрен үстерерсез, дип ышанам. Бүген, хәрби ант кабул иткәндә, яңа статус аласыз. Сезнең һәрберегезгә хәрби фәнне, техниканы һәм коралларны үзләштерү, ә киләчәктә Ватаныбызны яклау җаваплылыгы йөкләнә", – дип мөрәҗәгать итте беренче курс студентларына Песошин.

Исегезгә төшерәбез, Казан танк училищесының тарихы 1866 елда нигез салынган Казан юнкерлар училищесыннан башлана. Ул - илнең иң борынгы хәрби уку йорты.



Тантаналы чара ахырында дәүләт бүләкләре тапшырылды. Алексей Песошин Россия оборона министрлыгының “Коры җир гаскәрләре башлыгының истәлек билгесе” белән бүләкләнде. Шундый ук билгене бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырдылар.




Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр