news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов карантинда утыручыларга теләктәшлек белдереп, флешмобка кушылды

Акциядә катнашучылар социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә кешеләргә иминлек теләп, фотолар урнаштыра.

Рөстәм Миңнеханов карантинда утыручыларга теләктәшлек белдереп, флешмобка кушылды
www.instagram.com

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә оештырылган, Covid-19 коронавирусы аркасында карантинда утыручы кешеләргә иминлек теләгән флешмобка кушылды.

ТР Президенты Instagram социаль челтәрендә үз фотосын урнаштырды һәм аның астына, #воВсе32 һәм #всемирныйденьсчастья хэштегларын кулланып, «Барысы да яхшы булачак!» дигән сүзләр язды.

Татарстан халкы бүген билгеләп үтелә торган Бөтендөнья бәхет көнендә чит илләрдән кайткан һәм карантинда утырырга мәҗбүр булган кешеләргә (республикада аларның саны – 1 меңгә якын) теләктәшлек күрсәтү өчен флешмоб оештырды.

Акциядә катнашучылар социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә теләктәшлек сүзләре һәм #воВсе32, #мечтайсомной һәм #всебудетхорошо хештеглары белән фотолар урнаштыра. Флешмобның максаты – коронавирус аркасында карантин узучыларга һәм бер-береңә елмаю бүләк итү.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге акциянең инициаторы – «Минем белән бергә хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты. Акцияне агентлык редакциясе дә хуплады.

Флешмобка татарстанлылар гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә кушыла. Акцияне оештыручылар фикеренчә, елмаю кешеләрне берләштерергә һәм кыен чакларда да аларны бәхетлерәк итәргә сәләтле.

Бөтендөнья бәхет көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан бәхеткә омтылу Җир йөзендәге һәр кешенең теләге дигән идеяне хуплау өчен гамәлгә куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100