news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Интернетта яшүсмерләр төркемнәре игътибар үзәгендә булырга тиеш

Татарстан Президенты сүзләренчә, интернеттагы радикаль төркемнәрдә яшүсмерләрне төрле җинаять һәм протестларга этәрәләр.

Рөстәм Миңнеханов: Интернетта яшүсмерләр төркемнәре игътибар үзәгендә булырга тиеш
president.tatarstan.ru

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгына Интернетта үсмерләр һәм яшьләр язылган радикаль төркемнәргә игътибар итәргә кушты.

«Интернет киңлекләре игътибар үзәгендә булырга тиеш, анда яшүсмерләрне җинаять һәм протестларга тарта торган төрле радикаль төркемнәр эшли», — дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Эчке эшләр министрлыгының еллык йомгаклау коллегиясендә.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда бер атнада кешеләрнең банк хисабыннан якынча 20 млн сум урлаулары турында язган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot