news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер атнада кешеләрнең банк хисабыннан якынча 20 млн сум урлыйлар

2020 елда полиция хезмәткәрләре дистанцион караклык белән шөгыльләнүче 713 җинаятьчене тоткарлаган.

Татарстанда бер атнада кешеләрнең банк хисабыннан якынча 20 млн сум урлыйлар
Михаил Захаров

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда атна саен гражданнарның банк хисабыннан һәм интернет аша кылган җинаятьләрдә якынча 20 миллион сум акча урлыйлар.

«Банк счетларыннан һәм интернет аша кылган караклыкны хәл итү мәсьәләсе бар әле. Татарстанда мондый җинаятьләрдә атнасына якынча 20 млн сум акча урлыйлар, 30 кеше зыян күрә», — диде Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин министрлыкның еллык коллегиясендә.

Аның сүзләренчә, узган елда хокук саклау органы хезмәткәрләре дистанцион караклык өчен 713 кешене тоткарлаган. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкыр күбрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100