news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Илдус Зариповка Лаеш районын җитәкләргә тәкъдим итте

Бүген иртән Илдус Зарипов Теләче муниципаль районы башлыгы вазифасыннан китте.

Рөстәм Миңнеханов Илдус Зариповка Лаеш районын җитәкләргә тәкъдим итте
tatarstan.ru

(Теләче, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Лаеш районы башлыгы постына Илдус Зарипов кандидатурасын тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган район Советының чираттан тыш утырышында билгеле булды.

«Илдус Фатыйхович кандидатурасын Татарстан Президенты республиканың Лаеш районы башлыгы вазифасына тәкъдим итте», — дип хәбәр итте депутатлар алдында чыгыш ясаганда Алексей Песошин.

Ул элек Илдус Зарипов җитәкчелегендә Теләче муниципаль районы социаль-икътисади үсештә уңышларга иреште, диде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot