ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Теләче районы башлыгы үз теләге белән эш урыныннан китте

18 сентябрь 2019, 08:36 , Фото: архив tatarstan.ru

Теләче районы башлыгы үз теләге белән эш урыныннан китте Илдус Зарипов 2011 елның декабреннән бирле район башлыгы булган.

(Теләче, 18 сентябрь, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстанның Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов үз эшеннән китте. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган район Советының чираттан тыш утырышында билгеле булды.

Очрашуда катнашучыларга Зарипов, башка эшкә күчү сәбәпле, үз теләге белән эштән китү турында гариза язганы турында хәбәр иттеләр. Мәсьәләне район Советы депутатларын тавышка чыгардылар. Соңгылары район башлыгының отставкасын хупладылар.

"Илдус Фатихович кандидатурасы Татарстан Президенты тарафыннан республиканың Лаеш районы башлыгы постына тәкъдим ителде", — дип хәбәр итте Алексей Песошин.

Ул Илдус Зарипов җитәкчелегендә Теләче районының социаль-икътисади үсеш уңышларын билгеләп үтте. Шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Зариповка республиканың атказанган икътисадчысы исемен бирү турында игълан итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10