news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстəм Миңнеханов: Халык традициялəрен саклау, тел һəм мəдəниятне үстерү - төп максатыбыз

Татарстан Президенты бу хакта Муса Җәлил исемендәге Татар дəүлəт опера һəм балет театрында Халыклар бердəмлеге көне уңаеннан тантаналы чарада әйтте.

Рөстəм Миңнеханов: Халык традициялəрен саклау, тел һəм мəдəниятне үстерү - төп максатыбыз
president.tatarstan.ru

(Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). Татарстан Президенты Рөстəм Миңнеханов милли традициялəрне саклауның, туган телләрне һəм милли мəдəниятне үстерүнең төп максат булуын əйтте. Бу хакта республика җитәкчесе Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында тантаналы чарада Халыклар бердəмлеге көне уңаеннан тәбрикләү чыгышында белдерде.

"Безнең өчен халыкларның традициялəрен саклау, теллəрен һəм мəдəниятлəрен үстерү төп максат булып тора", - диде Президент.

"Моннан дүрт гасыр элек үз дәүләтчелеген саклап калу өчен барган авыр көрәштә Россия халкы җиңүгә иреште. Башкаланы чит ил баскыннарыннан азат итү илнең күтәрелешенә этәргеч бирде", - дип сөйлəде Президент

"Милләтара бердәмлекне ныгыту гомумхалык дәрәҗәсендәге әһәмиятле бурыч булып тора", - диде Рөстəм Миңнеханов.

Рөстəм Миңнеханов бүгенге көндə Халыклар Ассамблеясенең республикада 220дəн артык милли һəм мəдəни программаны берлəштергəнен җиткерде.

"Бүген без князь Петр һəм княгиня Феврониягə багышланган һəйкəл ачтык", - диде Рөстəм Миңнеханов. Ул тиздəн Шиһабетдин Мəрҗанигə дə һəйкəл ачылачагын əйтте.

Соңыннан Президент "Татарстан Республикасының атказанган мəдəният хезмəткəре" исемен алучыларны тəбриклəде, Рəхмəт хатлары тапшырды. Татар дəүлəт опера һəм балет театры сəхнəсендə иҗат коллективлары чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100