ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Дин

Гаилә кыйммәтләре барыбыз өчен дә мөһим - Президент православ изгеләргә һәйкәл ачылышында

4 ноябрь 2018, 10:50 , Фото: Салават Камалетдинов

Гаилә кыйммәтләре барыбыз өчен дә мөһим - Президент православ изгеләргә һәйкәл ачылышында Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның Чистай урамында православие изгеләре князь Петр һәм княгиня Феврониягә һәйкәл ачу тантанасында катнашты.

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”, Александр Елисеев). Гаилә кыйммәтләре - һәркайсыбыз өчен иң мөһиме дип саныйм, диде бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Халыклар бердәмлеге һәм Казан Изге Ана иконасы көнендә изгеләр Петр һәм Февроний Муромскийларга һәйкәл ачу тантанасында.

 

Рөстәм Миңнеханов һәйкәл ачылу тантанасында катнашучыларны Халыклар бердәмлеге көне һәм шулай ук яңа һәйкәл барлыкка килү белән котлады.

“Әлеге вакыйга белән котлыйм, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең коллегалар - Рус милли-мәдәни берләшмәсе ярдәмендә гаилә һәм иминлек символы барлыкка килде. Әлеге идея өчен ихластан рәхмәтлемен. Гаилә кыйммәтләре барыбыз өчен дә иң мөһиме”.

“Гаилә – ул дәүләт нигезе. Гаилә ныклы икән – ил дә көчле була. Билгеле, без заманча җәмгыятьтә көчебездән килгән кадәр гаилә кыйммәтләрен үстерергә тиешбез”, - диде Татарстан Президенты.

Татарстан митрополиты Феофан Татарстан җитәкчелегенә православие изгеләренә, традицияләргә игътибарлы һәм сак карашта булган өчен рәхмәтен белдерде.

 

Скульптура композициясе Казанның Чистай урамында православия изгесе Казан Кириллы хөрмәтенә салынган чиркәү каршында ачылды. Һәйкәлне Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан изгеләндерде.

  • Казанда Петр һәм Февронийга һәйкәл кую турында Рөстәм Миңнеханов 2015 елның июнендә кул куйган. 11 катнашучы һәйкәлнең 22 вариантын тәкъдим иткән. Скульптор Петр Добаев тәкъдиме җиңүче дип табылган.
  • Изгеләр Петр һәм Феврония Муромскийларга һәйкәлләр Россия шәһәрләрендә 2009 елдан бирле “Гаилә даирәсендә” гомуммилли программа кысаларында куелып килә. Программа 2004 елда Мәскәү һәм бөтен Россия Патриархы Алексий II хәер-фатихасында Ростехнологияләр дәүләт корпорациясе ярдәмендә булдырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10