news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов федераль Сабан туенда Түбән Кама оештырган татар утарын карады

Бу мәйданчыкта Татарстан Президенты "мунча"ны да карап чыкты, "йорт" ишек төбендә себерке ясаучы, йон эрләүчеләрнең хәл-әхвәлен дә белеште.

(Чабаксар, 7 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чабаксарда федераль Сабан туенда Түбән Кама районы оештырган утарны карады.

  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туе безнең мәдәниятне, милли үзенчәлегебезне күрсәтү өчен зур мөмкинлек дип исәпли. Бу турыда ул бүген Чабаксарда федераль Сабан туе вакытында журналистларга әйткән иде.

Биредә, гадәттәгечә, түбән камалылар татар авылы тормышын сурәтләгән.

"Биредә татар авылы көнкүреше тасвирланган. Бу бик мөһим. Кешеләргә татарлар ничек яшәгәнен күрсәтү әһәмиятле. Бик күпләр өчен татарларның ничек яшәгәне кызык", - диде Рөстәм Миңнеханов журналистларга.

Бу мәйданчыкта Президент "мунча"ны да карап чыкты, "йорт " ишек төбендә себерке ясаучы, йон эрләүчеләрнең хәл-әхвәлен дә белеште.
Ишегалдында тегермән, сарай, кое, печән өелгән арба да бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100