news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чувашстан башлыгын Уяв бәйрәменә Татарстанга чакырды

"Чувашстан Республикасында хезмәт сөючән кешеләр яши. Бу әллә кайдан күренеп тора", - диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 7 июль, "Татар-информ"). Рөстәм Миңнеханов Михаил Игнатьевны киләсе елга Уяв чуаш мәдәнияте бәйрәменә Татарстанга килергә чакырган. Татарстан Президенты бу тәкъдимен  Чувашстан башлыгы Михаил Игнатьев белән очрашканда әйткән. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сабан туе башланганчы Рөстәм Миңнеханов Чувашстан Республикиасы башлыгы Михаил Игнатьев белән бергәләп "ЭКРА" фәнни-җитештерү предприятиесендә булган. Аннары җитәкчеләр Чувашстан Республикасы Хөкүмәте Йортында очрашып сөйләшкән. 

Чувашстан башлыгы очрашуда катнашучыларны федераль Сабан туе уздыру белән котлаган. Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйткән. "Мин Сезгә беренче очрашуыбыздан ук мөнәсәбәтләребезне ныгытуга өстәмә дәрт биргәнегез өчен рәхмәтле", - дигән ул.

Рөстәм Миңнеханов исә Чувашстан  җитәкчелегенә рәхмәт әйткән. "Чувашстанда федераль Сабан туе уздыру инициативасын хуплавыгыз өчен рәхмәт Сезгә. Бүген без барлык кунакларны да – татарларны, чуашларны, русларны һәм башка милләт вәкилләрен бәйрәм белән котлый алабыз", – дигән Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты ике республика арасында урнашкан ныклы багланышлар өчен дә Чувашстан башлыгына рәхмәтен әйткән.

Очрашуда Чувашстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Валерий Филимонов, Чувашстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисе Иван Моторин катнашкан. Татарстан Республикасыннан – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашкан.

  • Чувашстанда 34 меңнән артык татар, Татарстанда 116 меңнән артык чуваш яши.

"Чувашстан Республикасында хезмәт сөючән кешеләр яши. Бу әллә кайдан күренеп тора", - дигән Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда шулай ук республикалар территорияләрендә милли бәйрәмнәр уздыру мәсьәләләре турында да фикер алышканнар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100