Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Чистай районы басуларында урып-җыю эшләрен һавадан күзәтеп бәяләде
Районда уртача уңыш гектарыннан 26,1 центнер тәшкил итә.
(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм инвесторлар белән очрашты. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Бүген Рөстәм Миңнеханов иртән Мамадыш муниципаль районында булды, аннан Чистай районына китте.
Чистай районында Татарстан Президенты һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре район башлыгы Дмитрий Иванов озатуында Чытырчы, Александровка, Кызыл Ялан, Нарат Елга, Белая Гора, Кутлушкино һәм башка авыллары кырларын һавадан күзәттеләр.
Чистай муниципаль районында 110 250 га басуның 52 400 гектарын бөртекле һәм кузаклы культуралар били.
Биредә бөртеклеләрне җыеп алуга 25 июльдә керештеләр. Соңгы мәгълүматлар буенча 43 процент мәйданнан уңыш җыеп алынган. Тулаем 58 648 тонна уңыш җыелган, уртача уңыш гектарыннан 26,1 центнер тәшкил итә.
Районда 1 886 гектардан көнбагыш һәм 16 565 гектардан рапс уңышын җыеп аласы бар. 16 000 тонна печән, 51 000 тонна сенаж әзерләнгән. Гомумән, бүгенгә бер баш шартлы терлеккә 18,1 центнер азык әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз