news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов белән Михаил Бабич спорт өчен "Камаз"ны сынап карады

Алар "Камаз-Мастер" командасының сынау трассасында булды һәм спортчылар белән очрашты.

(Казан, 7 март, "Татар-информ"). Кичә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле һәм Татарстан Республикасы Президенты "Камаз" традицион компоновкалы спорт автомобиле һәм перспективалы спорт йөк автомобиле мөмкинлекләрен шәхсән сынап карады. Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Чаллы шәһәре янәшәсендә "Камаз-Мастер" командасының сынау трассасында булды һәм спортчылар белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Камаз" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин "Камаз-Мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин кунакларга спорт техникасын күрсәткән. Ул гыйнвар аенда узган "Дакар" раллие турында һәм команданың киләчәк перспективалары турында сөйләгән.

Михаил Бабич һәм Рөстәм Миңнеханов автомобильләрне, шул исәптән "Дакар 2018" раллиендә җиңү яулаган Эдуард Николаев машинасын караганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100