news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов белән Марат Әхмәтов Казан ярминкәсендә коймак белән сыйланды

Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.

Рөстәм Миңнеханов белән Марат Әхмәтов Казан ярминкәсендә коймак белән сыйланды
president.tatarstan.ru

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “Казан” агропаркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Республика лидерын Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде. 

Рөстәм Миңнеханов сәүдә рәтләрен карап чыкты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, сәүдә ничек баруы белән кызыксынды. Ул тәкъдим ителгән продукция ассортименты һәм бәяләре белән танышты, сыйфатларына бәя бирде.

Агросәнәгать паркына Арча, Апас, Балтач һәм Мамадыш районнары, шулай ук республика агросәнәгать комплексының эре оешмалары продукцияләрен алып килгән.

Моннан тыш «Татпотребсоюз» хезмәткәрләре күчмә мичтә пешерелгән төрле ризыкларны бушлай татып карарга тәкъдим итте. Алар Рөстәм Миңнеханов белән Марат Әхмәтовны кайнар коймак һәм чәй белән сыйлады.

Татарстан Президенты сәүдә мәйданчыкларын карап чыккач, резидентлар продукциясе, комплекс эшендә яңа юнәлешләр белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100