news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районы басуларында урып-җыю барышы белән танышты

Аны Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.

Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районы басуларында урып-җыю барышы белән танышты
president.tatarstan.ru

(Казан, 16 август, "Татар-информ"). Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районына эш сәфәре кылды, анда ул урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов район басулары өстеннән очып узды, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Татарстан Республикасы Президентын эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.

Яңа Арыш авылы янында Балык Бистәсе мунициципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов суктырылган икмәк күләмнәре һәм басулардагы эшнең барышы турында мәгълүмат бирде.

Урып-җыю кампаниясе районда 27 июльдә башланган. Бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклылар мәйданы 46,0 мең га.

20,5 мең га иген суктырылган, бу 44,5 % (республика буенча - 46,3%). 52,4 мең тонна иген суктырып алынган.

Уңыш уртача - 25,6 ц/га (республика буенча – 27,7 ц/га).

Иьдар Таҗетдинов билгеләп үткәнчә, басуларда 90 комбайн эшли.

Рөстәм Миңнеханов сорауларына җавап биреп, Балык Бистәсе мунициципаль районы башлыгы 144 млн. сум күләмендә федераль һәм республика бюджетларыннан күрсәтелгән финанс ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Моннан тыш, районда кече хуҗалык рәвешләре эшләп килә: гаилә фермалары – 45, шул исәптән технологияле – 30. Фермерлар «Башлап килүче фермер» (19), «Гаилә фермаларын үстерү» (26) грантлары буенча ярдәм алган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100