news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов авылга мәдәният хезмәткәрләре килсен өчен грант кирәк дип саный

Президент, Россия мәдәният министры Казанга килгәч, шул хакта сөйләшәчәкләрен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов авылга мәдәният хезмәткәрләре килсен өчен грант кирәк дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, авылларга мәдәният хезмәткәрләре килсен өчен грант кирәк. Бу хакта ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында сөйләде. Сорау яшь белгечләргә дәүләттән ярдәмгә кагылышлы иде.

«Авылларда аеруча агросәнәгать комплексы, медицина белгечләре белән проблемалар бар. Аларга ярдәм чаралары кертелгән. РФ Мәдәният министрлыгы белән эшлибез. АПК, медицина тармагындагы кебек үк, мәдәният хезмәткәрләренә дә грант булсын. „Авыл мәдәният хезмәткәре“ дигән грант булса, яхшы булыр иде», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов, Россия мәдәният министры Казанга килгәч, шул хакта сөйләшәчәкләрен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100