news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: Безгә кунак килсә, беренче чиратта, тәмле итеп ашатыр идем

Рөстәм Миңнеханов республикада кунакларга күрсәтерлек урыннар күп булуын әйтте.

Татарстан Президенты:  Безгә кунак килсә, беренче чиратта, тәмле итеп ашатыр идем

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенә кунаклар килсә, беренче чиратта, аларны тәмле итеп ашатачагын әйтте. Бу хакта ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында сөйләде.

Президентка, Сезгә кунак килсә, аңа кайсы матур урыннарны күрсәтер идегез дигән сорау бирелде. «Башта тәмле итеп ашатыр идем. Аннары, әлбәттә, Татарстанда күрсәтәсе урыннар күп. Шәһәребездә беренче урында Казан Кремле, аннары Казансу, Кабан күле яр буйлары. Мәчетләребез, чиркәүләребез бар», — диде.

«Акчагыз күбрәк булса, Зөя, Болгарга да алып барырга була. Кимрәк булса, туризмда ял көненә „Мең дә бер хәрәкәт“ дигән программа бар. Ул сигез районда, анда акча әзрәк кирәк. Кайда барсагыз да, сый-хөрмәт белән каршы алырлар», — диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100