news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Кабан күле буенда шулкадәр кеше булуын үзем дә көтмәдем

Президент федераль түрәләрнең Кабан күленең яр буе эшләнешенә соклануын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов: Кабан күле буенда шулкадәр кеше булуын үзем дә көтмәдем
Михаил Захаров

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Кабан күле яр буенда шулкадәр кеше булуын үзем дә көтмәдем», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында.

«Элек ул гади Кабан гына иде. Узган шимбәдә РФ мәгариф министры Кравцов килде. Минем коллегалар аңа Кабан яр буен күрсәтергә уйлаган. Анда яшьләр, олылар, балалы гаиләләр күп иде. Мин үзем дә көтмәгән идем», — диде. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин да Кабан күлен күреп, аны дөньяви дәрәҗәдәге объект дип мактаганын искәртте.

«Камиллекнең чиге юк. Һәр район-шәһәрдә парк-скверлар ясадык. Бу эш дәвам иттереләчәк. Казансуны алсак, монда 12 парк эшләүне ниятлибез. Бу кирәкле урыннар. Аккош күле яр буе эшләнде. Әлмәттә, Мөслимдә нинди проектлар гамәлгә ашырылган. Мөслимдәге паркка шаккаттым. Яшел Үзәндә дә яхшы парк. Бу тема әле ябылмаган. Халык тагы да күбрәкне көтәдер», — диде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot