news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Андрей Цариковскийны «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләде

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов Андрей Цариковскийны «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләде
tatarstan.ru

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов статс-секретарь — Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт башлыгы урынбасары Андрей Цариковскийны Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге — «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкләү тантанасы Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Шулай ук очрашу барышында республикада газ челтәрләрен үстерүне җайга салу контрактына кул куелды.

«Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Татарстанга нефть-газ өлкәсендә биржа сәүдәсе перспективалары турындагы конференциядә катнашу өчен килде», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Элегрәк «Татар-информ» республикада Чулман аша уза торган газүткәргеч төзеләчәген хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot