news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Чулман аша уза торган газүткәргеч төзиячәкләр

Татарстан Хөкүмәте Йортында республика территориясендә газ белән тәэмин итү өлкәсендә көйләү эшчәнлеге шартлары турында килешү имзаланды.

Татарстанда Чулман аша уза торган газүткәргеч төзиячәкләр
tatarstan.ru

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә газ белән тәэмин итү өлкәсендә көйләү эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартлары турында килешү имзаланды. Аның буенча Чулман аша уза торган газүткәргеч барлыкка киләчәк. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара республика Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Килешүдә газны билгеләү һәм газны куллану челтәрләренең нәтиҗәле эшен һәм үсешен, сәнәгать кулланучыларын табигый газ белән тәэмин итү күләмен арттыру максаты куелган.

Килешү буенча «Газотранспортная компания» ҖЧҖ Чулман аша уза торган югары басымлы газүткәргечне файдалануга тапшырачак. Ул Алабуга шәһәренең 2нче газ билгеләү станциясеннән Түбән Кама сәнәгать узелы объектлары аша узачак. Аның озынлыгы 29,55 км тәшкил итәчәк.

«Документны статс-секретарь — Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский, Татарстан Премьер-министры — Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Газпром межрегионгаз Казань» АҖ генераль директоры Ринат Сабиров, «Газотранспортная компания» ҖЧҖ генераль директоры Валерий Сазанов имзалады», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100